“Батырлыгыңа сокланабыз, Муса агабыз!”

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

15 нче февральдә татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан мәктәп китапханәсендә күргәзмә оешты, шулай ук залда стенд төзелде, ә 7-8 нче сыйныф укучылары газеталар чыгардылар. Һәрбер сыйныфта Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган дәресләр уза. Китапханәдә 2 нче сыйныф укучылары белән (Гыйләҗетдинова И.М., Сәгыйтова Г.Г.) “Батырлыгыңа сокланабыз, Муса агабыз!” дигән әдәби чара үтте. Укучылар Муса Җәлилнең балачагы, тормыш юлы белән таныштылар. Шигырьләрен яттан сөйләделәр, шулай ук сәнгатьле укыдылар. Күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International