14 февраль, Гашыйклар көнендә сайтыбызда барган бәйге җиңүчеләре бүләкләнде
Гашыйклар көне уңаеннан, сайтыбызда “Сихри хисләр били йөрәгемне...” дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе уздырган идек. Электрон почтага 39 фото килде һәм аларның барысы да бәйгедә катнашты. Шартлар буенча өч урын гына билгеләнергә тиеш булса да, дүрт катнашучы арасында барган кызу ярышны күзәтеп, тагын бер урынны билгеләргә булдык.
Беренче урынны, 5708 тавыш белән, Илүзә һәм Булат Гарапшиннар яулады. Икенче урында 5429 тавыш җыйган Гүзәл һәм Ришат Гайнетдиновлар. Өченче урын ияләре – Рәүзия һәм Раил Закировлар. Алар 4774 тавыш җыйды. Дүртенче урында – 2874 тавыш белән Гөлнара һәм Дамир Әһлиуллиннар гаиләсе.
Җиңүчеләрне 14 февраль көнне иганәчебез Samina Tour туристлык агентлыгы бинасына чакырдык. Бәхетле парларны күреп күңел сөенде. Беренче ике пар яшь гаилә булса, өченче һәм дүртенче парларның мәхәббәтләре инде еллар белән сыналган. Һәркайсының бер-берсенә булган сөюләре сүзсез дә сизелеп тора.
Бәйгенең иганәчесе Samina Tour туристлык агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Исхакова җиңүчеләргә юлламага ташламалы сертификат һәм күчтәнәчләр әзерләгән иде. Һәр җиңгән пар бүләк һәм яхшы кәеф белән кайтып китте. Samina Tour туристлык агентлыгына һәм барлык катнашучыларга тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Күптәнге танышлар кебек аралашып, бәйге барышында күргән хис-кичерешләр белән уртаклашып узып китте бу җылы очрашу. Беренче урынны алган Булат белән Илүзә Арчада яшиләр. Гаилә корып яшәүләренә өч ел. Мондый бәйгеләрдә беренче тапкыр катнашалар. Икенче урынны яулаган Гайнетдиновлар гаиләсе 4 айлык сабыйлары белән килгән иде. Яшь парның мәхәббәт җимешләре дә әти-әнисенең җиңү шатлыгын уртаклашты.
“Тормыш иптәшемнең фотоны җибәрүен белгәч, бераз ачуланган да идем. Аннан соң, тавыш бирә башлагач, үзем дә азартка кереп киттем. Иртә белән торуга беренче эш итеп сайтка кереп, туган-тумачаларга тавыш бирергә кирәклеген исләренә төшерә башладым”, – дип көлдерде өченче урын иясе Раил Закиров. Гөлнара Әһлиуллина да үзенең кичергәннәре белән уртаклашты. “Бер көнне бәйгедә катнашкан бер пардан тавыш бирүебезне сорап смс хәбәр килде. Кызыксынып фотоларны кереп карадым. Бөтен катнашучылар да яшьләр. Балаларның фотоларын җибәрергә кирәк, дип уйладым. Хезмәттәшләремә бу хакта әйткәч, сез үзегез дә яшьләрдән ким түгел, үзегезнең фотогызны җибәрегез, диделәр. Миңа бу фикер ошады. Иң матур фотоны сайлап җибәрдем һәм шуннан соң китте инде...”, – диде ул елмаеп. Бүләкләнүчеләребез әйтүенчә, тавыш бирүдә туганнар, дуслар, күршеләр генә түгел, күптәнге танышлар да “эшкә җигелгән”. Озак еллар күрешмәгән курсташларны да яңадан аралаштыра бу бәйге. Димәк, мондый бәйгеләр кирәк һәм алар дәвамлы булырга тиеш.
Гөлнур Миннебаева