14 февральдә “Арча-Арена” Боз сараенда районның шәхси эшмәкәре, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей ярышлары узды
Турнирда барлыгы 6 команда катнашты. Традициягә әйләнеп киткән ярышларның быелгысында да командалар матур уен күрсәтте.
Арча районыннан ике команда (өлкәннәр һәм яшьләр), Балтач, Кукмара, Саба һәм Морки районнарыннан берәр команда көч сынашты.
Һәр командада да көчле уенчылар, үз районнарын якларлык хоккейчылар туп-ланган иде. Тик ярыш булгач, җиңүче һәм җиңелүче булмый калмый. Шулай итеп, 1нче урынны – Кукмара командасы, 2нче – Арча ветераннары һәм 3нче урынны Балтач командасы яулады. Тагын бер кат җиңүләре белән котлыйбыз аларны.
– Менә инде 10 ел узса да, һәр ел дулкынланам, күңелгә үтеп керә. Быелгы мәҗлес тә әтинең якты истәлеген тагын бер кат искә төшереп, дога булып барып ирешсен, – диде Фәнилнең улы Фәнис Гарәфиев турнирны ачу тантанасында. Район башлыгы Илшат Нуриев Фәнил Гарәфиевка булган соклану һәм сагыну сүзләрен әйтте. Ул һәр команданы аерым сәламләп, аларны күрергә шат булуын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Якташыбыз Илназ Баһавиев, дусты Фәнил Гарәфиев хөрмәтенә иҗат иткән җырын башкарып, катнашучы һәм җанатарларның күңеленә үтеп керде.
Югары Әзәк егете Фәнилне туганнары һәм дуслары кешелекле, ярдәмчел һәм юмарт кеше буларак искә ала. Кызганыч, якыннарын калдырып бик иртә бакый дөньяга күчте ул. Тик районыбыз өчен аның җуелмаслык эзе калды. Арчадагы “Металл” ширкәте бүген дә халык өчен хезмәт итә. Фәнил Гарәфиевны җитәкче буларак кына түгел, хәйрия эшендә актив катнашучы дип тә искә алалар.
Алдагы елларда да шулай якташларыбызны онытмыйча, аларны искә алып, рухларын шатландырып торсак иде.
Гөлнур Миннебаева