Шахмат түгәрәге дә ачыла

2021 елның 19 феврале, җомга

13 февральдә Наласа урта мәктәбендә шахмат почмагы ачылды.

Наласа авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илфира Шакирова һәм хезмәт ветераны, шахмат буенча 2016 елгы район чемпионы Габделнәфикъ Фәттахов укучыларга шахмат белән шөгыльләнү өчен шундый мөмкинлек бүләк иттеләр. 

Районның иң оста шахматчыларының берсе булган Мидехәт ага Гайнетдиновны да хөрмәтләп искә алдылар бу көнне. Аның үз куллары белән ясаган магнитлы шахмат тактасы да балаларга бу уен серләренә төшенергә ярдәм итәчәк.

Мәктәп директоры Булат Гыйззәтуллин белдергәнчә, тиздән биредә шахмат түгәрәге дә эшли башлаячак.

 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International