Һәр мәктәпкә

2021 елның 19 феврале, җомга

12 февральдә район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 5нче номерлы гимназиясенә шахмат почмагы бүләк итте

– Без – район Советы депутатлары, һәрберебез берәр мәктәпкә шахмат почмагы бүләк итәргә булдык, – диде ул. – 1 сентябрьгә кадәр 30 мәктәп шундый бүләк алачак.

Гимназия командасы 2010, 2019 елларда “Арча хәбәрләре” газетасы призына ярышларда кубокка ия булды. 8нче сыйныф укучысы Гөлия Сабирова кызлар арасында иң көчле уенчы булды.

Шахмат түгәрәгенә балалар бакчасында вакытта ук йөри башлаган Камил Мөхәммәтҗанов (6нчы сыйныфта) төгәл фәннәрне, бигрәк тә математиканы үз итә, олимпиадаларда призлы урыннар яулый.

– Шахмат түгәрәгенә йөрүче укучылар гадәттә тыныч холыклы, игътибарлы, көндәшенең уңышларына сөенә белүчеләр була, – ди директор урынбасары Илфира Вәлиева. – Илзинә Закирова, Самира Гайнетдинова, Миләүшә Төхвәтуллина нәкъ әнә шундыйлар.

Өлкән сыйныфлар укучылары Илшат Габделхаков, Әмир Шәмсетдинов, Адель Галәветдинов шахматны бик яраталар. Гөлия Сабирова абыйсы Руслан белән күп ярышларда бергә катнашканнар. Руслан хәзер югары уку йортында укый, шахмат уйнавын дәвам итә.

Гимназиядә шахматны яраталар. Тренерлары Айдар Яхин укучыларның сәләтен ачу,  бу уенга кызыксыну уяту өчен зур көч куя.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International