Элемтә иярченнәрендә язгы сигналлар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизә. Кояш тирәли әйләнеш ясап, Җир аңа төньяк ярымшары  белән борыла. Бу вакытта язгы кояш интерференциясе башлана — кояш элемтә иярченнәренең нәкъ артына җитә.

Кояш- яктылык чыганагы гына түгел, ул көчле радиодулкыннар да чыгара.  Кояш элемтә  иярчене һәм кабул итүче җир станциясе белән бер линиядә вакытта телесигналлар бетәргә мөмкин. Бу күренешнең асылын аналогия аша күз алдына китерү җиңелрәк: әгәр шәм артында прожектор кабызып куйсаң, шәмнең яктылыгы күренми. Кояшның элемтә иярчене һәм кабул итүче җир станциясе белән туры линиядә булу вакыты берничә минут дәвам итә, аннары Җир  үз күчәре тирәсендә әйләнү сәбәпле, элемтә иярчене кояш яктысыннан   китә. Цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күбесе, мөгаен, үзгәрешләрне сизмәс. Тик бу вакытта сурәтләр туктап калырга мөмкин. Бу хәл озак түгел, берничә секундтан 10 минутка кадәр дәвам итә.

Татарстан Республикасында интерференция башлану һәм тәмамлау вакыты-21.02.2021 - 15.03.2021, 12.02-13.05. Һәр торак пунктта теле- һәм радиопрограммаларны трансляцияләүдә мөмкин булган өзеклекләр графигы РТРС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча өзү" бүлегендә https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/ һәм Тамашачы кабинетында  https://online.rtrn.ru басыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International