Иң көчле команда җиңде

2021 елның 26 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Арча” спорт комплексында ир-егетләребез өчен спорт бәйрәме – волейбол ярышлары булды.

Арчада спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан-арта. Шәһәрнең үзендә генә дә хәзер әллә ничә волейбол командасы бар. Шуларга авыллар да кушыла. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе, районның волейбол федерациясен җитәкләүче Рафаэль Муллагалиев, волейболчыларны җыеп, даими ярышлар да оештыра.

Традиция буенча ир-егетләр бәйрәме алдыннан “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол ярышлары үтте. Анда барлыгы 6 команда – “Арча яшьләре”, “Алан”, “Ветераннар”, “Арча КСМы”, Казанбаш һәм Кәче авыллары командалары катнашты. Ярышлар киеренке барды. Аеруча финал ярышы. Беренче урынны “Арча КСМы” ширкәте волейболчылары яулады. Икенче урында “Арча яшьләре”, өченче урында “Ветераннар” командалары. “Алан” командасы волейболчылары дүртенче урында. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, кубоклар һәм бүләкләрне Рафаэль Муллагалиев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International