Арча педагогика көллиятендә Туфан Миннуллинның “Кызлар кызык иттеләр” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы булды.
Аны “Яшьлек” театр студиясе сәхнәләштерде. Режиссеры Рафис Сәләхетдинов. «Яшьлек» тарафыннан куелган беренче генә спектакль түгел инде ул. Еллар үтә, яшь артистлар-студентлар алышына, талантлар туа. Һәм менә көллият “күгендә” яңа йолдызлар кабынды.
– Дәресләрдән соң вакытларын бушка сарыф итмәсеннәр, сәнгать өлкәсендә дә үзләрен сынап карасыннар, дип “Яшьлек” театр студиясе эшен яңартып җибәрдек. Спектакльне сәхнәгә кую өчен Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдиновны чакырдым. Өч атна эчендә ул “Кызлар кызык иттеләр” спектаклен сәхнәгә дә чыгарды, – диде педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
– Спектакль куярга әзерләнәбез, дигән хәбәр таралгач, беренче очрашуга 42 кеше килде. Ә бу спектакльдә сигез кеше генә уйный. Сайлап алырга туры килде, – диде Рафис. – Декорацияләр белән дә проблема булмады. Барысын да көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова үз өстенә алды. Сәнгать җитәкчесе итеп Флера Шакирова билгеләнде. Яшь артистлар, чыннан да, бик талантлы булып чыкты, бөтен күңелләрен биреп уйнадылар, репетицияләргә теләп һәм яратып йөрделәр. Андый коллектив белән эшләве дә рәхәт.
Спектакльнең кыскача гына эчтәлеге. Авылга мәдәният йорты төзергә студентлар отряды кайта. Өч егет берләшеп, дүртенче дусларының каршы төшүләренә дә карамыйча, гашыйк булмаска, бию кичәләренә бармаска, исерткеч эчемлекләр эчмәскә ант итәләр, кызлар үтмәсен өчен палатка яннарын кызыл тасма белән әйләндереп алалар. Бераз түзә егетләр. Тик озакка түгел, үзләре дә сизмичә үтә дә чая, чибәр авыл кызы Алинә тозагына килеп кабалар. Шулай антларының беренче бүлеген бозарга мәҗбүр булалар.
Җырлар белән үрелеп барылуы, геройлар кичергән кызык-лы мизгелләр спектакльне тагын да җанландырып җибәрде. Күренеп тора, монда вакыйга сюжет буенча гына бармый, режиссерның да өлеше зур кергән. Ә артистларга килгәндә, берсен дә аерып әйтәсе килми, Нияз Кәримов (Ризван), Булат Ситтиков (Низам) Инсаф Зарипов (Заһир), Илназ Абзалов (Гомәр), Гөлназ Имамиева (Тәнзилә), Ольга Камашева (Алинә), Әмир Хәлиуллин (Нәҗип), Алия Таҗиева (Дамира) – һәрберсе үз урынында. Сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, уйнамыйлар, ә яшиләр. Ике-өч атна эчендә шундый спектакль әзерләп сәхнәгә куючыларны ничек мактамыйсың.
– Бу спектакль соңгысы булмас, дип уйлыйм. Көллиятне тәмамлаганда аларга театр коллективы җитәкчесе дигән таныклык та тапшырылачак, – диде Гөлнара Гарипова.
Гөлсинә Зәкиева