Рәхим итегез!

2021 елның 26 феврале, җомга

Сүзем  канатлы дусларыбыз – кошлар турында. Урамга чыгып хәйран туңып кергәч: “Мондый салкында ничек түзә болар?” – дип әйтеп куям. Быелгы кебек 30–40 градуслы салкыннарда аларга бигрәк тә кыендыр. Көн тууга азык, кич җитүгә төн чыгарлык урын табасы бар бит. Ярый әле андый вакытларда рәхим-шәфкатьле кешеләр ярдәмгә килә.

Бөтен чыпчык, песнәк безнең бакчага җыелган кебек. Алар монда һичшиксез җим табасыларын белеп килә. Көнбагыш, ярмалар белән сыйлыйм мин аларны. Җимлектә ит-май яратучылары өчен дә сый бар. Соңгы көннәрдә кызылтүшләр, кечкенә чуар тукран да күренә. Песнәкләргә ияреп үрмәләч дигән кош та килә. Оныклар белән тәрәзәдән шуларны күзәтергә яратабыз. Кошлар турында шигырьләр өйрәнәбез.

Бәхеткә, кошларны яратучылар арта бара. Яратучылар гына түгел, ашатучылар да. Азык-төлек базарында көнбагыш сатучылар да шуңа игътибар иткән. Кошлар өчен арзанлы көнбагышны махсус алып кайталар. Быел алып бетереп баралар, диләр.

Чөмә-Елга авылында яшәүче хәбәрчебез Фирдия Гафиятова кошларны “Балакайларым!” – дип атый. Сыерчык ояларын да үзе ясый ул, 21 оя бар, ди. Шуларны ясаганда бармагын да имгәткән, хәзер заманча инструментлар алдым, ди. Урман да якын булгач, аларга канатлы кунаклар бигрәк тә күп килә икән: “Тукраннарның берничә төрлесе, кызылтүшләр, песнәкләр, тагын башка кошлар җыйнала. Җимнең  җаннары теләгәннәрен ашыйлар, курыкмасыннар дип тәрәзә читеннән генә күзәтәбез”.

Быелны февраль салкыннарыннан зарланучыларга: “Мин 1978 елгы 50 градуслы салкыннарны да кичергән кеше?” – дип мактанып алам. Менә ул елны бик күп кошлар туңып үлде. Чыпчыклар очып барган җирләреннән егылып төшәләр иде. Тимер юл астыннан салынган тоннельдә өелешеп яткан тукран, песнәкләрне күреп тетрәнгән идем. Ышык урын эзләп кергән булганнардыр инде.

Озын, салкын кышларда югалтулар күп була инде. Олы юл буйларында йөгереп йөргән соры көртлекләрне күргәнегез бардыр. Күп түгел алар, бер гаиләдән язга кадәр биш-алтысы исән-имин калса әйбәт инде. Иң күп үрчүче кошлар алар. Бер ана көртлек 25–26 йомырка салып чебиләр чыгара. Җәй буе зур гаилә  булып яшиләр. Табигать югалтуларны әнә шулай  тулыландырып, көйләп бара.

Дошманнары да күп көртлекләрнең, карчыга, төлке эләктерергә генә тора үзләрен. Тизлек яраткан юньсез шоферлар да машина белән бәрдереп үтә. Монысына инде бигрәк тә ачу килә, карчыга, төлке тамак артыннан йөри, ә ике аяклы дошманнар кызык эзли.

Чыпчыклар, песнәкләр, кайбер башка кошлар икешәр тапкыр бала үстерә.

Балалар бакчаларында, мәктәп яннарында кошлар өчен куелган җимлекләрне күрү дә күңелгә рәхәтлек бирә. Кошларны китаптан карап өйрәнү бер нәрсә, ә аларны табигатьтә күрү үзе бер могҗиза бит инде!

 

Бу көннәрдә Арча мәктәпләре, балалар бакчалары яннарында сыерчык оялары күтәреп кереп баручы әти-әниләрне күргәлим. Иң матур ояга конкурс үтәчәк икән.

1 апрель – Кошлар көне бит. Бер ояга “Рәхим итегез!” дип тә язып куйганнар. Бу сүзләрне укыгач рәхәт булып китте, елмаеп куйдым.

Бер елны бер капкага “Исәнме, кояш!” дип язып, кояш рәсеме ясап куйганнар иде. Менә шулай күңелләребезне күтәреп яшик!

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International