Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермерлык династияләре конкурсына гаризалар кабул итә

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Үзләрен яраткан эшендә тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасында гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештырды.  Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Конкурста 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян — фермер хуҗалыгы статусына ия гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХ башлыгы 2 дән дә ким булмаган) катнаша ала. Династиянең башлыгы булып беренче буын крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы таныла.

Конкурста сайлап алу критерияләре:

- КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);

- гаилә фермерлык династиясе шәхси эшмәкәрләренең дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми вакыты (һәр ел өчен 1 балл).

Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Конкурс буенча мәгълүматны 88004441670, (843)221-76-53, 221-76-55 телефоннары буенча алырга була.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International