Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автоматик фото - һәм видеофиксацияләү системалары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларның күчермәләрен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә алу турында мәгълүмат

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.

Әлеге сервис бушлай һәм транспорт чаралары хуҗаларына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә бирелә. Уңайлылык шунда ки:

-карар чыгарылган көнне хокук бозу турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин;

- шәхси вакытны экономияләү, почта бүлекчәсенә барып йөрү кирәкми;

- штрафны ташламалы вакытта түләү мөмкинлеге.

Тулырак мәгълүмат алу һәм язылу өчен сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru/esia/auth-and-confirm-requirement?callback_url=https%3A%2F%2Fuslugi.tatarstan.ru%2Fgibdd%2Ffines%2Fapplication%2Findex

 

Шулай ук, турыдан-туры авторизация өчен QR-код кулланырга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International