Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кызлар берләшмәсе утырышы булды.
Видеоконференция режимында барган утырышта “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” (“У войны не женское лицо”) социаль-гуманитар проектның икенче этабын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Арчада анда төрле структура вәкилләре катнашты.
“Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кыз депутатлар бер-ләшмәсе җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре урынбасары Татьяна Ларионова үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга, тыл ветераннарына һәрьяктан ярдәм күрсәтү хатын-кыз депутатлар берләшмәләренең игътибар үзәгендә булырга тиешлеген билгеләп үтте. “Татарстанда ялгыз яшәүче хатын-кызларга озак вакытлы ярдәм күрсәтү программасы тормышка ашырыла. Безнең бурыч – шушы программа нигезендә бер генә сугыш һәм тыл ветеранын да читтә калдырмау”, – диде ул.
“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” проектының ничек тормышка ашырылуы турында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева мәгълүмат бирде. Аның сүзләре буенча, 2020 елда ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына озак вакытлы ярдәм күрсәтү системасы эшли. Арча районы аны беренчеләрдән булып башлап җибәргән.
Программа өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтүне күздә тота. Һәр тыл ветеранына карауның шәхси планы эшләнгән. Торак шартлары да тикшерелә. Шулай ук яңа социаль-көнкүреш хезмәтләре кертелгән. Социаль хезмәткәрләр сәламәтлек көндәлеген алып баралар.
Татьяна Ларионова шәһәр округлары һәм муниципаль районнар җирле үзидарә органнары депутатларына мөрәҗәгать итеп, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга һәм тыл ветераннарына тиешле ярдәм күрсәтү буенча эшне көчәйтергә кушты. “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” социаль-гуманитар проектның икенче этабын тормышка ашыру бара. 8 март алдыннан сугыш һәм тыл ветераннарына игътибар югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Әмма алар турында бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен, даими рәвештә кайгыртып торырга кирәк. Аларга ярдәм итү, батырлыклары турында сөйләү – һәрберебезнең бурычы”, – диде ул ассызыклап.
“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” социаль-гуманитар проектының беренче этабын тормышка ашыру кысаларында безнең районда төрле чаралар оештырылган. 2020 елда тыл ветераннары белән очрашып, аларның истәлекләре язып алынган, сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрелгән. “Ветеран безнең янда яши” акциясе кысаларында волонтерлар аларга шефлык күрсәткән. “Нур” телестудиясе ветераннар белән очрашып, интервьюлар оештырган. Мәктәпләрдә батырлык дәресләре үткән. “Кышкы изге эшләр атнасы” акциясе кысаларында укучылар яңа ел уңаеннан ветераннарга үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иткәннәр, ишегалларын, капка төпләрен кардан чистартуда булышканнар һәм башкалар.
2021 елга да күп эшләр планлаштырылган. Музейда фотокүргәзмә ачылачак. Истәлекләр белән видеофильмнар да була. Район башлыгы исеменнән 8 март бәйрәме белән котлаулар әзерләнә һәм башкалар. Ялгызлар, авыр хәллеләр һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак.