Салым түләмәсәң – субсидия килми

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Газета укучыларыбыз: “Әгәр дә физик затлар салым түләми икән, аларга тиешле субсидия дә килми икән – шул турыда язып чыксагыз иде”, – дип мөрәҗәгать иттеләр.

Без бу турыда республиканың районара 5нче салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.

– Сүзне Россия Федерациясе Конституциясенең 57нче маддәсеннән башлыйк әле, – дип аңлатты Мөнир Әмирович. – Анда һәркем закон тарафыннан каралган салымнарны һәм җыемнарны түләргә бурычлы диелгән. Белгәнебезчә, салымнар дәүләтнең яшәве өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең керем чыганакларының күпчелек өлешен тәшкил итә. Салымнар бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайта, шул исәптән социаль түләүләр булып та. Шушыларны исәпкә алып, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының норматив хокук актларына үзгәрешләр керде. Әгәр дә кешенең бюджетка салым һәм башка җыемнар буенча түләнеп бетмәгән бирәчәкләре бар икән, ул вакытта кайбер социаль ярдәм чаралары да башкарылмый.

– Субсидияләрнең килү-килмәве бирәчәкнең күпме булуына бәйлеме?

– Вакытында түләнмәгән теләсә нинди сумма бирәчәк булып тора. Ул 1 тиен дә булырга мөмкин. Салым түләнергә тиешле вакытның икенче көненнән үк пеня исәпләнә башлый һәм ул бурыч булып тора.

– Бирәчәкне кайдан белеп була?

– Бирәчәкнең бармы-юкмы икәнен белү өчен иң гади ысул – салым инспекциясенә барып, сорауны ачыклау. Һәм шулай ук электрон челтәрләр аша шәхси кабинетлар, МФЦның “Минем документларым” офисында да тиешле җавапны алырга мөмкин.

– Әгәр дә бирәчәгең ачыклана икән...

– Кичекмәстән, шунда ук түләргә кирәк. Бу эшне түләү кәгазен алып, банклар, почта, терминаллар аша һәм онлайн режимда да башкарып була.

– Түләвең турында каядыр барып әйтү кирәкме?

– Беркая да барырга кирәкми. Мәгълүматлар ведомствоара электрон система аша тиешле оешмаларда (салым инспекциясе, социаль яклау идарәсе һ.б.) күренә.

– Килми калган субсидияләр язмышы ничек булачак?

– Алар юкка чыкмый. Бирәчәк түләнгәннән соң, субсидияләр түләнмәгән айларныкы да киләчәк.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International