25–27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылы спорткомплексында “Сабантуй” журналы призына көрәш ярышлары узды.
2007–2008 елгы яшүсмерләр арасында Арча командасы беренче урынны алды!
Кәче мәктәбеннән Алмаз Гобәев (тренеры Рәис Галиев) 3нче урынны яулады. Шулай ук Кәче мәктәбеннән Дияз Вәлиәхмәтов (Рәис Галиев), Шушмабаш мәктәбеннән Таһир Кәримов, Ислам Хәлиуллин (тренер Марат Сәлахов) чемпионнар булдылар!
Шушы ярышка барыр алдыннан 2007–2008 елгы яшүсмерләр Урта Курса мәктәбе спорт залында “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов призына көрәштеләр. Ул әлеге республика ярышларына сайлап алу туры буларак үтте. 9 үлчәү авырлыгында көрәштеләр. Бөтен спорт залы көрәшче малайлар белән тулды. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев һәм Рәүф Гыйләҗетдинов көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләделәр. Малайлар көрәше ул үзенә бер кызыклы. Алар хис-тойгыларын яшерә белми. Җиңсәләр күккә сикерәләр, җиңелсәләр – бер почмакка барып, күзләрен каплыйлар... Җыйнак кына гәүдәле ут шикелле малай Эдуард та җиңелгәч, читкә китеп елап алды. Шунда берәү: “Бу малайның гәүдәсе булса, бөтенесен урып салыр иде”, – дип әйтеп куйды. “Үсеп китәчәк ул, менә күрерсез!” – диде икенчесе.
Көрәшче малайлар үсеп килә. Көрәш дип тырышып йөргән тренерлар бар. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе баш батырга тәкә, дип алдан кызыктырып куйды. Иртәдән башланган көрәш сәгать 2ләргә кадәр барды. Нәтиҗәләрне әйтеп үтәбез. Үз үлчәүләрендә 1нче урынны менә кемнәр алды: Ильяс Искәндәров (Арчаның 6нчы мәк-тәбе), Кәрим Хөсәенов (Түбән Мәтәскә), Рүзәл Фәйзрахманов (Ашытбаш), Рәмис Гәрәев (Түбән Аты), Әлфис Һидиятуллин (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Дияз Вәлиәхмәтов (Кәче), Ислам Хәлиуллин (Шушмабаш), Таһир Кәримов (Шушмабаш), Алмаз Гобәев (Кәче).
2нче урында – Айнур Корбангалиев (Яңа Кенәр), Илмир Сафин (Шушмабаш), Камил Бохаров (Урта Курса), Данил Егоров (Яңа Кырлай), Ислам Искәндәров (Арчаның 6нчы мәктәбе), Рияз Шакирҗанов (Яңа Кенәр), Хәлил Вәккасов (Яңа Кырлай), Альберт Атажонов (Сикертән), Булат Шакиров (Арчаның 6нчы мәктәбе).
3нче урында – Рәзил Рәхимов (Кәче), Илназ Нуруллин (Яңа Кырлай), Риналь Заһидуллин (Яңа Кырлай), Ирек Абдуллаҗанов (Ашытбаш), Әлфис Сәгъдиев (Түбән Мәтәскә), Илсаф Йосыпов (Лесхоз), Илфар Вәлиев (Наласа), Данир Әхмәдиев (Мөрәле), Әмир Шәфигуллин (Урта Курса).
Урта Курсадан Азат Гыйләҗев, Лесхоздан Эдуард Минһаҗев, Кәчедән Дияз Вәлиәхмәтов матур көрәш алымнары күрсәткән өчен махсус приз белән бүләкләнделәр.
Финалда Таһир Кә-римов белән Кәчедән Дияз Вәлиәхмәтов хәйран тартышты. Дияз да нык егет. Киеренке бил алышта аз гына өстенлек белән Таһир җиңде. Баш батырны күккә чөйделәр һәм тәкәне җилкәсенә салдылар.
Ә менә республика ярышында Таһир Кәри-мов (60 кг) һәм Дияз Вәлиәхмәтов (70 кг) – икесе дә үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар.
Командаларга килгәндә, Урта Курса мәктәбендәге ярышта 1нче урын Урта Курса мәктәбенә (тренеры Марат Әхмәдиев) бирелде, 2нче урында – Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Марат Сәлахов), 3нче – Түбән Мәтәскә мәктәбе (тренеры Илүс Әскәров), 4нче урында – Яңа Кенәр мәктәбе (тренеры Ирек Сафиуллин). Көрәшчеләр кайнар ризык белән тәэмин ителде.
Әнә шулай ярышларда чыныгулар алганда гына уңышларга ирешеп була. Хәзер алар республикада җиңеп кайттылар. Шул уңайдан район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев редакциягә кереп чыкты. “Соңгы 29 елда мондый җиңүнең булганы юк иде, – диде Ринат Алеев. – 5 гыйнвардан 24 февральгә кадәр ярышка барасы егетләр атна саен 5әр көн “Арча” спорт комплексында шөгыльләнделәр. Авыллардан да килделәр. Тырышлык үзенең нәтиҗәсен күрсәтте. 2005–2006, 2007–2008 елгы егетләрнең көрәш нәтиҗәләре суммасы – 1нче урын! Көрәш-челәргә, тренерларга, “Арча” спорт комплексы җитәкчесе Рәдис Йосыпов, методист Венера Таджибаевага бик зур рәхмәт”.