Планнары начар түгел

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә, ди халык мәкале.

Шулай эшләгәндә генә кыш та, яз да кинәт кенә килмәс.

Узган ел уҗымнарны март аенда ук тукландыра башларга туры килде. Алдан аяк киенгән хуҗалыклар аптырап калмадылар, күптән әзер булган сиптергечләрне  эшкә җиктеләр.

Узган җомгада район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары язгы чорга әзерлекләре буенча имтихан тоттылар. Алар махсус комиссия алдында эш планнарындагы һәр санны нигезләп күрсәттеләр. Мәсәлән, “Игенче” ширкәте язгы чәчүне 14 көндә тәмамларга планлаштыра. Моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Өч чәчү комплексы тәүлек буе эшләячәк. Механизаторлар җитә, түләү тәртибе эшләнгән. Яхшы орлык-лар гына чәчеләчәк, бер гектарга 77 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама туплап куйдылар.

– Хуҗалыкларның күбесе төпле планнар төзеп килгән иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Сөйләшү барышында без үзебезнең киңәшләрне дә бирдек, тәкъдимнәр әйттек. Бөртекле культуралар орлыклары белән хәлне канәгатьләнерлек дип әйтә алабыз. Ә менә күпьеллык үлән орлыкларын яхшыртасы, паспортлар булдырасы бар. Мул уңыш бирә торганнарын кайтарырга кирәк. Люцерна – 4, тук-ранбаш 2 ел яхшы уңыш бирә, шуннан соң ул басуларны сөреп, башка культуралар чәчү шарт.

Быел бөртекле культуралар  54 мең гектарда чәчеләчәк. 16 мең гектарда арыш һәм көзге бодай чәчеп калдырылган иде.

Язманың башындагы сүзләр “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыгына карый. Җитәкче дә, агроном да юк, хисапчы ике бит кәгазь тотып килгән.

Аерылганны аю ашар

26 февральдә район хуҗалыкларының баш зоотехниклары, ветеринария табиб-лары белән укулар үткәрелде. Анда Казан Ветеринария академиясе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе белгечләре чыгыш ясады.

– Безнең берләшмә хезмәт-кәрләре хуҗалыкларга килгәч кайбер хуҗалыкларның ветеринария белгечләре юкка чыгалар. Без бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗә уңай булачак, – диде район ветеринария берләшмәсе табиб-эпизоотологы Айрат Фазлыев.

 Әмма ул мондый хәлнең кайсы хуҗалыкта булганын, качып киткән белгечләрнең кемлеген әйтергә теләмәде.

Колхозлар чорында  райондагы бер киңәшмәдә бер зоотехник турында мәзәк итеп сөйләгәннәр иде. Аякларына тапочкалар киеп фермага килә бу,  ишекне ачып: “Монда тәртипме?” –дип сорый да, юкка чыга.

Район ветеринария хезмәт-кәрләре ярдәмгә килә, урындагы ветеринар рәхмәт әйтеп, өйрәнеп каласы урында, юкка чыга. Гаҗәпнең аръягында инде бу хәл.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчеләргә, белгечләргә бозауны ничек тәрбияләргә, сәламәт итеп үстерергә кирәклеген кабат-кабат аңлатырга мәҗбүр. Кайберәүләр тыңлап утыра да кайтып китә, бу безгә кагылмый дигәндәй, икенче киңәшмәгә кадәр тыныч кына йөри бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International