“Хәтирә дәфтәре” исемле районкүләм әдәби-музыкаль кичә

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Арча ягы элек-электән данлыклы Казан арты үзәге булып санала. Халкыбызга бик күп мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән ул. Якташ язучыларыбызның бай мирасын укучыларга җиткерү максатыннан, “Без бит – Арча яклары” исеме астында 3 кисәктән торган укучылар өчен хрестоматия әзерләнде. Китапка, Арча төбәгеннән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре кертелгән. Әлеге китаптагы әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максаты куелган. Шул әсәрләр аша укучыларыбыз дөньяны танып белерләр, игелек кылырга, шәфкатьле булырга, туган илебезне, туган телебезне, халкыбызны яратырга өйрәнерләр дигән теләк белән башкарылган бу эш.

   Бүген Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә, шушы җыентыкның 1-4 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылган  китабына багышлап,  “Хәтирә дәфтәре” исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә, кунак булып, Арча мәгариф идарәсе методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы һәм   Иске Кырлай авылында туган шагыйрә, язучы  һәм “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты, “Җидегән чишмә” Арча халык театрының кабатланмас актрисасы Гөлсинә  Вазыйх кызы Зәкиева килде. Шулай ук Лесхоз урта мәктәбе, Казанбаш, Иске Кырлай, Пошалым төп мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар чакырылган иде. Кичәдә укучылар якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, аларның җырларын башкардылар, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр, матур биюләр күрсәттеләр. Гөлсинә Вазыйх кызы Зәкиева белән кызыклы әңгәмә оештырылды. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде. Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы кичәдә катнашкан һәр укучыга, аны оештырган укытучыларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Хәтирә дәфтәренең битләре ачылып, яңадан-яңа язучыларыбыз өстәлеп торсын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International