Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Узган якшәмбедә Кысна авылы буасында балыкчылар ярышы үтте. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин һәр эшкә җаваплы карый, бу юлы да юлларны кардан ачтырып, хәстәрен күреп йөрде.

Балыкчылар бик актив халык, аларга буран да, салкын да  комачаулый алмый. Социаль челтәрләрдә үз төркемнәре бар, һәр яңалыкны сәгате–минуты белән җиткереп баралар. Әлеге бәйгедә Балтач, Биектау районнарыннан да килделәр. Яңа Кенәрдә яшәүче эшмәкәр Рашат Салихҗанов ярышларны оештыруда башлап йөри. Иганәчеләр мондый бәйгеләрне үткәрүдә бик теләп булыша.

Бик шәп бәйрәм булып үтте бәйге. Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең матур җырларын бүләк итте. Тәмле ботка, кайнар чәй белән сыйладылар.

Ярышка балыкчыларның осталары килгән иде. Боз тишү ярышында Балтачтан Илнур Әхмәдиев иң җитезе булды. Иң зур балыкны (чуртан) Арчадан Руслан Әхмәтгалиев тотты. Иң күп балык Балтачтан Айдар Габделхаковта, иң кечкенә балык Арчадан Фәрит Газизовта. Алар бар да бүләк алды. Шулай ук иң өлкән яшьтәге балыкчы Ришат Садыйков (Яңа Кенәр), иң яшь балыкчы Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш, 10 яшь),  иң бәләкәй балыкчы Тимерхан Хәмитов (4 яшь), иң ерактан килүче Таһир Сәйфуллин (Биектау), Фәйзрахмановларның балыкчылар гаиләсе (Ашытбаш) махсус призларга ия булдылар.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International