Арча мөхтәсибәтенең мөселманнардан торган хоккей командасы Теләчедә Шамил Галәвиев истәлегенә багышланган турнирда икенче урын алды.
Иртәдән редакциягә әлеге шатлыклы хәбәр белән Рифат Шәйхетдинов килеп керде.
– Авариядән соң бозга чыкканым юк иде. Менә Аллага тапшырып карадым әле. Башкалар белән бергә акрын гына булса да уйный алуыма куандым, – диде ул.
Шулай булмый ни, моннан берничә ел элек янып торган өметле яшь тренерның юл фаҗигасенә таруына барыбыз да бик борчылган идек. Аны табиблар кисәкләп җыйдылар дисәң дә була. Аннары ул бик озак комада булды, айлар буе хастаханәдә дәваланды. Әмма Рифат бирешмәде, өметен өзмәде. Алай гына да түгел, яңадан актив тормышка кире кайтты, күп кенә таза-сау кешеләрнең дә кулыннан килмәгән иганәчелек акциясе дә уздырды әле. Узган ел үзе яшәгән йорт ишегалдында балалар өчен спорт бәйрәме оештырды ул.
Һәм менә аның тагын бер җиңүе, авыруларын, куркуын, үзен җиңүе! Ә бу җиңү – иң мөһиме.
– Кардәшләргә, мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемул-линга, Көнбатыш мәчете имамы Равил хәзрәт Ибраһимовка безне оештырып алып барганнары, миңа ышаныч күрсәтеп уенда катнаштырганнары өчен зур рәхмәт инде, – диде Рифат.
Менә бит, Рифатта киләчәктә яшәү өчен нинди зур өмет, ышаныч тудыргансыз, хәзрәтләр! Моның өчен сезгә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын мулдан бирсен!
Исрафил Насыйбуллин