Без Булат Шәйхетдинов белән Арчада үткән “Россиядә чаңгы юлы – 2021” ярышында таныштык.
Ул яшьтәшләре арасында финишка беренче килде. Махсус чаңгычылар киемнәреннән иде. Стартка тезелеп бас-кач, оста чаңгычылар киемнәреннән үк танып аласың. Һәм алар очарга әзерләнгәндәй ашкынып торалар. Финишка килгәч, үзе белән сөйләшеп алдык.
– Казанда КФУда укыйм, роботлаштырылган производство системалары белән идарә итүче инженер булачакмын, – дип сөйләде Булат. – Ташкичү авылынннан. 1нче сыйныфтан чаңгы спорты белән шөгыльләнәм. Профессионал дәрәҗәдә – 4нче ел китте. Иң зур җиңүем узган ел булды. Республикада чаңгычылар кроссында яшьтәшләрем арасында 2нче урын алдым. Спортны яратам. Спорт ул сәламәтлек, гәүдәне, кәефне тиешле югарылыкта тота. Мин башкаларга шуны киңәш итәр идем: иренмәскә, тырышырга кирәк. Ул тормышта да ярдәм итә. Телефонда уйнап, вакыт үткәргәнче, минемчә, берәр спорт төре белән шөгыльләнсәң әйбәт.
Румия Гарифҗанова