Район башлыгы Илшат Нуриев 3 мартта Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманованы якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, аңа “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале тапшырды, сәламәтлек теләде.
Стелла Зәки кызы Габдрахманова Казан шәһәрендә туган. 1955 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач Яңа Кенәр урта мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1978 елның 27 июнендә яшь буынга белем бирүдәге һәм тәрбияләүдәге зур уңышлары өчен аңа Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә.