Яшьләр ярдәмчесе конкурсы-экстремистлыкны һәм радикаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә командага яшь ярдәмче сайлап алу.
⠀
Кем өчен?
⠀
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр өчен.
⠀
- Конкурста катнашу нинди мөмкинлекләр бирә?
⠀
профилактика эшчәнлеген гамәлгә ашыручы республика ведомстволарында стажировка узу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге.
фикердәшләр командасында эшләү һәм үз проектларын тормышка ашыру.
белем бирү программалары буенча квалификация күтәрү курслары узу.
федераль, республика, округ форумнарында, конференцияләрдә катнашу.
⠀
Конкурста җиңүчеләр үсеш программасының ике юнәлеше буенча белем алачаклар.
⠀
Яшьләр арасында терроризм идеологиясен профилактикалау.
Интернет " челтәрендә терроризм идеологиясен профилактикалау.
⠀
- Моның өчен нәрсә кирәк?
⠀
1 сайтны atmrt.ru/youngassistant сылтама буенча ачарга
2 конкурс турында нигезләмәне өйрәнергә.
3 кыскача мотивация хаты язып, анкета тутырырга.
⠀
Уңышлар сезгә!