Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс (алга таба – Конкурс) «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында һәм яшьләр арасында радикаль фикерләүне профилактикалау максатларында гамәлгә ашырыла. Конкурс 2017 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә үткәрелә.

          Конкурс яшьләр арасында һәм «Интернет» челтәрендә террорчылык идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистлык күренешләрен профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы беркетеләчәк.

         Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18-35 яшьлек Россия Федерациясенең яшь гражданнары катнаша ала.

Конкурс биш этаптан тора:

 1 этап-заявка кампаниясе;

 2 этап-сайлап алу этабы;

 3 этап-конкурс этабы;

 4 этап-белем бирү (үстерү) этабы;

 5 этап-бүләкләү тантанасы.

 

       Заявка кампаниясе 2021 елның 4 апреленә кадәр дәвам итәчәк, аның нәтиҗәләре буенча сайлап алу этабында катнашучылар билгеләнәчәк.

       Сайлап алу этабы 2021 елның 9 апреленнән 11 апреленә кадәр узачак һәм конкурсантларны сайлап алуның түбәндәге процедураларын үз эченә ала: «Экспертлар белән әңгәмә»; «Тест».

        Конкурс этабы түбәндәге конкурс процедураларыннан тора: «Иҗади үзпрезентация», «Аналитика», «Кейс-интервью» һәм «Эссе».

        Сайлап алу һәм конкурс этапларының экспертлар советы составына Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белгечләре керә,

        Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләре, эшчәнлекләре экстремистлыкны һәм террорчылыкны профилактикалау белән бәйле иҗтимагый оешмалар һәм учреждениеләр вәкилләре катнаша.

       Белем бирү этабы гомуми һәм махсус укыту программаларын үз эченә ала һәм конкурс этабын узу нәтиҗәләре буенча узачак. Укуларның гомуми программасы кысаларында социаль проектлау, команда белән идарә итү, эшлекле документлар әйләнеше буенча интенсив укулар, халыкара куркынычсызлык һәм социаль проектлау өлкәсендә республика лидерлары һәм Татарстанның югары дәрәҗәле затлары белән мотивацион очрашулар узачак.

         Конкурсантлар өчен «Вектор" махсус үсеш алган укыту программасы ике юнәлеш буенча узачак:

 яшьләр арасында террорчылык идеологиясен профилактикалау (әлеге юнәлеш алга таба яшьләр арасында эшчәнлекне тормышка ашыруны күздә тота - хокукый грамоталылыкны арттыру, экстремистлыкка һәм радикаль фикерләүгә каршы тору өлкәсендә компетенцияләрне үстерү эше, яшьләр арасында проектлар эшләү һәм тормышка ашыру);

 «Интернет» челтәрендә террорчылык идеологиясен профилактикалау (әлеге юнәлеш «Интернет» челтәрендә эшчәнлекне алга таба гамәлгә ашыруны – деструктив контентны мониторинглауны һәм ачыклауны, контракт булдыруны һәм медиапроектларны гамәлгә ашыруны күздә тота).

 

       Конкурс нәтиҗәләре буенча проект командалары формалаштырылачак, алар киләчәктә үз проектларын гамәлгә ашырачак һәм профилактик чаралар уздырачак, шулай ук биремнәрне дистанцион рәвештә үтәячәк һәм Татарстанның иҗтимагый оешмаларының проект эшенә керешәчәк.

       Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләре булалар һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләреннән өстәмә белем бирү блогын узу мөмкинлеге алалар.

 

Белешмә өчен:

       4 ел дәвамында яшьләр ярдәмчеләре тарафыннан Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегендә 1000нән артык кешене җәлеп итеп, 130 артык профилактик чара үткәрелде. 2019 елдан башлап яшьләр ярдәмчеләре тарафыннан профилактика өлкәсендә 12 дән артык проект эшләнде һәм аларны тормышка ашыру өчен 9 грант отылды.

      Ярты ел дәвамында, якшәмбе көннәрендә, девиант һәм асоциаль тәртипле, шулай ук патриотик позиция һәм идарә итү күнекмәләрен формалаштыручы экспертлар белән очрашулар үткәрелде. Стажировканың төп пунктлары:

1. "Приют" үзәге («Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге " КБАО, Казан шәһәре) - иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән, шулай ук кризислы тормыш ситуацияләрендә калган затларга һәрьяклы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә;

2. Девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы Республика махсус белем бирү мәктәбе;

3. “Ярдәм" мәчете каршында күрмәүчеләр өчен ислам реабилитация үзәге;

4. Казан махсуслаштырылган типтагы интенсив күзәтүле психиатрия хастаханәсе;

5. ФСБның Казан шәһәре музее;

6. Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты;

7. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ (МВД) музее;

8. Ислам мәдәнияте музее.

 

       Яшьләр арасында интеллектуаль, ситуатив һәм социаль компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән 5 интерактив лекция эзерләнде. Деструктив берләшмәләргә язылучыларны мониторинглау һәм анализлау өчен компьютер программасы булдырылды.

      Яшьләр ярдәмчеләре өчен деструктив берләшмәләрнең элеккеге вәкилләрен, криминаль берләшмә лидерларын, шул исәптән ислам динен кабул иткән элеккеге серияле киллерны, шулай ук дәүләт структураларының гамәлдәге белгечләрен җәлеп итеп, лекцияләр оештырылды.

      25 яшьләр ярдәмчесе Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында, «Ориентир» ресурс үзәгендә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЦПЭДА стажировка үттеләр. Стажировка нәтиҗәләре буенча 13 яшь ярдәмчесе эшкә урнаштырылды.

      Өченче җыелма вәкиле Коваленко Д.Г Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратының штаттан тыш хезмәткәре булды. Беренче җыелмадан яшьләр ярдәмчесе Каюмова Л.Р. педагогика буенча кандидатлык диссертациясе яклады, Әгълиуллин Л.Р. Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International