Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге гражданнарны бергәләп кабул итә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле гражданнарны бергәләп кабул итәләр.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

 

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International