Ут белән сак эш итегез!

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Ут белән саксыз эш итүдән торак йортларда, биналарда һәм башка корылмаларда  янгыннар чыгарга мөмкин. Бу төп сәбәпләренең берсе.

Иң мөһиме – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Өй эчендә, лапаста, биналарда, салам, печән янында һәм башка янгын чыгарга мөмкин урыннарда тәмәке тартырга ярамый. Тәмәке тарту махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә. Чүп савытларына хәтта сүнгән тәмәкене дә ташларга ярамый.

Йорт, бина эчендә ачык уттан (шәм) файдаланмагыз, яктырту өчен батареялар белән эшли торган фонарь сатып алырга киңәш ителә. Шырпы яки тәмәке кечкенә балалар кулына эләгә күрмәсен. Сак булыгыз!

Электр инструменты белән эшләгәндә янәшәдә генә җиңел янып китүчән  әйберләр булмасын. Ачык ут (газ горелкалары, паяль лампалары, примуслар, факеллар, шәм) кулланып, салкыннан каткан коммуникацияләрне җылытырга ярамый.

Ут белән сак эш итәргә кирәклеге турында балаларга даими рәвештә әйтеп торырга кирәк. Учакны теләсә кайда ягу тыела. Ул махсус рөхсәт ителгән урыннарда гына рөхсәт ителә. Газ плитәләре, мичләр һәм электр приборларын да караучысыз калдырырга ярамый.

Янгын чыккан очракта 

01, 101, 112  номерлары буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызның тормышын сак-лагыз.

Раил Гыйльмуллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын

күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International