10 мартта Арчада, 11 мартта Яңа Кенәрдә донорлар кан бирә

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

10–11 март көннәрендә Арча районында күчмә кан алу станциясендә донорлар кан бирәчәк. Шул уңайдан без Арча үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова белән сөйләштек.

– Фәридә Рәисовна, кан бирергә теләүчеләр сәгать ничәдә һәм кая килергә тиешләр?

– Иртәнге сәгать 8дән сәгать 1гә кадәр донорлардан кан алу үткәреләчәк. 10 мартта  паспорт белән Арча поликлиникасына, ә 11 мартта Яңа Кенәр участок хастаханәсе  регистратураларына килергә кирәк. Язылып, аннан анализ өчен кан бирәсең. Венадан алынган кан гемоглобинга, гепатит В, С, сифилис, ВИЧка һәм башка компонентларга тикшерелә. Кан анализы “рөхсәт” күрсәткәч кенә донордан кан алына.

– Анализлар шулай тиз әзер дә буламы? Гадәттә алар берничә көннән генә әзер була түгелме соң?

– Экспресс-тикшерүләр канга анализны тиз ясый.

– Ә кемнәргә кан бирергә рөхсәт ителми?

– В һәм С гепатитлы, сифилис, ВИЧ белән авыручыларга, гемоглобины түбән, психиатрда исәптә торучылардан кан алынмый.

– Кан бирер алдыннан донорга нәрсә ашарга яки эчәргә ярамый?

– 2 көн кала спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый. Тозлы, ачы, ысланган, артык майлы һәм сөт ризыкларыннан тыелып торырга кирәк.

– Донордан берьюлы күпме кан алына? Канны елга ничә тапкыр бирергә ярый?

– Донордан кан 450 мл алына. Елга ике тапкыр мөмкин.

– Донорларга ни әйтер идегез?

– Донорларның кан биреп, башкаларның гомерен саклап калулары игелекле гамәл. Аларга бик зур рәхмәт.

– Кан биргән донорга нәрсәләр каралган?

– Кан биргән донорга бер тапкыр 740 сум компенсация һәм ике көн түләүле ял бирелә. Ә компенсацияне шул ук көнне поликлиникада кассадан алачаклар.

– “Мактаулы донор” исеме кемнәргә бирелә?

– Әгәр дә кеше 40 тапкыр кан бирсә, ул “Мактаулы донор” исеменә лаек була. Мактаулы донорларның үз өстенлекләре бар. Аларга компенсация каралган, алар аерым ташламалардан файдалана.

– “Мактаулы донор” исемен алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– “Мактаулы донор” исемен алу өчен кан салу станциясе баш табибына гариза язарга кирәк. Кан биргәнлеккә белешмәләр белән бергә. Кан биргән саен донорга белешмә бирелә. Ул белешмәләрне югалтмыйча җыеп барырга кирәк. Кан бирергә теләүчеләрне бүген Арча поликлиникасында, иртәгә – 11 мартта Яңа Кенәр хастаханәсендә көтеп калабыз.

– Рәхмәт киңәшләрегезгә.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International