19 февральдә Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Советлар Союзы Герое Б.Кузнецов призына кече калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үткәрелә торган республика ярышлары тәмамланды.
Яшь атучылар ярышы ике көн дәвамында узды.
Турнирда катнашучыларны Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк Иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Әнәс Мәннанов һәм Татарстан Республикасы Ветераннар советы рәисе Александр Поляков сәламләде.
Традицион ярыш-ларның финал өлешендә Казанга республиканың 24 районыннан килгәннәр һәм 24 командадан 120 спортчы катнашты.
Гомумкоманда беренчелеге йомгаклары буенча турнир җиңүчесе титулын 273 очко җыеп, Татарстан Республикасы ДОСААФның Арча җирле оешмасы командасы яулады. Командада – Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары Адилә Хаҗиева, Алинә Заһидуллина, Диләрә Баһаветдинова (тренерлары Фәрит Минхәеров).
Яр Чаллы автомобиль мәктәбе командасы (273 очко) һәм Татарстан Республикасының
ДОСААФ Яр Чаллы җирле оешмасы (256 очко) көмеш һәм бронза призерлары булдылар.
Шәхси зачетта да арчалар лидерлар позициясендә – Алинә Заһидуллина, 94 балл җыеп, икенче урынны алды, шул рәвешле шәхси зачет лидерына нибары 2 баллдан гына калышты.
Ярышларның баш хөкемдары – 1956 елда ату буенча Советлар Союзы һәм ДОСААФ чемпионы Николай Тагаев.