Моңа ышанырга да белмәссең! 60 хуҗалыклы кечкенә генә авыл командасы Әтнә районы чемпионнары булганнар! Аларга кубок, медальләр, Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырылды.
– Авылыбыз яшьләре бик актив. Быел шугалагыбызны зурайтып кордык. Кыш башыннан ук шөгыльләнәбез инде. Яңа ел каникулларында үзебездә турнир оештырдык, башкаларныкына да барырга тырышабыз. 7 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Әтнә хоккей лигасында уйнадык. Анда күрше Орнашбаш һәм Әтнәнең Күәм, Олы Мәңгәр, Яңа Шашы, Союз (Олы Әтнә) командалары белән икешәр тапкыр очраштык һәм барысында да җиңдек. 92 алка керттек, 9ны гына керттердек!
Әтнә лигасы уеннарын бик яхшы оештырганнар. Уеннар нигезләмә буенча төгәл үткәрелде. Без килгәндә бозы да, судьялар да әзер була иде. Бернинди аңлашылмаучанлык килеп чыкканы булмады. Бер уенчы бер командада гына уйный, бездәге кебек берсеннән икенчесенә күчеп йөрми. Әтнәләрдән үрнәк алырга була.
Хәзер без Арча хоккей лигасында уйныйбыз. Тик әле дә нигезләмәсен күргән юк, – ди команда тренеры Илһам Шакиров.
– Бу җиңүдә безнең дә өлеш бар бит, – дип сүзгә кушылды Илһамның хатыны, командадагы ике уенчының әнисе Фирдия ханым. – Һәр уен булган көнне, без, әниләр, улларыбызга көч бирергә бардык. 10сына да. Берсендә кичке 7дә Күәмгә кадәр авылдан 11 машина барды.
Субаш Аты егетләрен зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Менә ул чемпионнар: Илдар Исмәгыйлев, Илназ Исмәгыйлев, Нияз Исмәгыйлев, Наил Сәмиев, Илфар Шакиров, Илфат Шакиров, Рәмзил Шәйнуров, Азат Нәгыймов, Салават Вафин, Индияр Вафин, Заһит Нигъмәтҗанов, Ринат Шәйхуллин, Илнур Габдрахманов, Зөлфәт Габдрахманов.
Исрафил Насыйбуллин