8 март көнне руль артына утырып юлга чыккан гүзәл затларны котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшыру матур гадәткә әверелеп бара.
Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ
бүлекчәсе хезмәткәрләре быел да ул традициягә тугрылыклы булып калдылар. Елдагыча аларга чәчәк кибетеннән Ришат Баһаветдинов та кушылды.
Хәзер машина белән идарә итүче хатын-кызлар саны артканнан-арта бара. Игътибар белән карасаң, һәр биш шоферның берсе хатын-кыз дияргә дә буладыр. Әйе, чөнки алар өчен машина көндәлек тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Баланы балалар бакчасына, икенчесен мәктәпкә илтергә, үзенә дә эшкә өлгерергә, алданрак кайтып җитеп, иренә төшке аш әзерләргә, аннан баланы мәктәптән алып, түгәрәкләр, спорт секцияләренә илтергә, кич тагын балалар бакчасына чабарга... Элек ничек өлгергәнбез икән, дибез кайчак аптырап.
Ничек шул гүзәл затларны бәйрәм көннәрендә игътибар үзәгенә алмыйсың?! Гадәттә, ЮХИДИ хезмәткәрләре каршыга чыгып, туктарга боерса, куркудан каушап каласың. Тагын нәрсә эшләдем икән инде, дип борчыласың. Котлау өчен туктатканнарын белгәч кенә автоледиларның эченә җылы керә. Махсус төркемнәр аша Арча үзәгендә ЮХИДИ
хезмәткәрләре тора, дигән хәбәрне таратып өлгерделәр, күрәсең, ник бер машина булсын. Хатын-кызы түгел, ир-аты да юлга чыкмаган яисә икенче урамнан китүне кулайрак күргән, күрәсең. Хәер, ял бит, бәйрәм итәләрдер.
Бераз торгач, килеп чыктылар тагын. Һаман да шул гүзәл затларыбыз инде. Кайсыдыр әнисен котларга ашыга, икенчесе ерак юлга чыккан, өченчесе эштән кайта...
– Арчада нинди матур гадәт бар икән, – диде туктату сәбәбен аңлатып, бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләме тапшырганнан соң бер ханым. – Безгә бик ошады. Кәефләр күтәрелеп китте.
Янындагы пассажир хатын-кызны да нәүмизләндереп калдырмадылар, аңа да лалә чәчәкләре бүләк иттеләр.
– Бәйрәмегез белән сезне. Юлларда исән-имин йөрегез, – дип изге теләкләрен җиткерде Ришат Баһаветдинов та һәр автоледига.
Бәйрәм алдыннан
ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, педагогика көллияте студентлары һәм беренче мәк-тәптән яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Куркынычсызлык чәчәге” изгелек акциясе үткәреп, хатын-кыз автомобиль белән идарә итүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләрне бәйрәм белән котлаганнар иде.
Автоледилар өчен ул да бик күңелле сюрприз булды – аларга балалар һәм студентлар үз куллары белән ясаган открыткалар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шулай ук бәйрәм белән котлап кына калмадылар, теләкләрен дә җиткерделәр. “Юлларда игътибарлы йөрегез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз, үзегез һәм пассажирларыгыз турында кайгыртыгыз”, – диделәр алар руль артындагы гүзәл ханымнарга.
Гөлсинә Зәкиева