Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

2021 елның 12 марты, җомга

Дедлайн: 2021 елның 7 апреле.

Конкурс ике категориядә уза: физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.

 

Физик затлар арасында «Россия яшьләре» конкурсы

Катнашучылар: 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары.

Грантның максималь күләме: 2,5 млн. сум.

 

Номинацияләр:

- Студентлар инициативасы;

- Ихтыярыйлык;

- Социаль лифтларны үстерү;

- Иҗади яшьләр инициативалары;

- Патриотик тәрбия;

- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;

- Яшьләр медиасы.

 

Физик зат бер номинациядә бер проектны үз эченә алган бер генә гариза бирә ала.

 

«Россия яшьләре» АИСка заявка тутырганда, физик затлар өчен яңартылган методик рекомендацияләрдән файдаланыгыз.

 

Югары уку йортлары арасында «Россия яшьләре» конкурсы

Катнашучылар: Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә конкурс уздыруга бер ел кала теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш).

Грантның максималь күләме: 15 млн. сум.

 

Номинацияләр:

- Ихтыярыйлык;

- Иҗади яшьләр инициативалары;

- Һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;

- Яшьләр медиасы;

- Патриотик тәрбия;

- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

- Социаль лифтларны үстерү;

- Студентлар клубларын үстерү;

- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

- Студентлар отрядлары;

- Студентлар үзидарәсе;

- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International