Матур традициягә әверелгән шахматчылар ярышында быел 17 команда катнашты. Ике дистә елга якын уздырылу дәверендә бу беренче тапкыр.
10 март көнне Арчаның 7нче мәктәбендә “Арча хәбәрләре” газетасы призына шахмат турниры узды.
Турнирны “Арча хә-бәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин ачып җибәрде. “Шахмат уены – ул акыллылар уены. Монда бары акыл көче белән генә җиңеп була. Һәр килгән укучыга уңышлар телим, матур уеннар күрсәтегез”, – дип башлады ул чыгышын. Баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин да, уенның төп кагыйдәләрен тагын бер кат ассызыклап, үзенең хәер-фатыйхасын бирде.
Дүрт сәгатькә якын барган кызу уен нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр 3 тактада билгеләнде. Беренче такта җиңүчеләре: 1 урын – Рөстәм Нурмиев (Арчаның 1нче мәктәбе), 2 урын – Алмаз Саттаров (Лесхоз урта мәктәбе), 3 урын – Айтуган Хәлиуллин (Шушмабаш урта мәктәбе). Икенче такта җиңүчеләре: 1 урын – Мәлик Мөхәрләмов (Арчаның 1нче мәктәбе), 2 урын – Илдар Гобәйдул-лин (Арча педагогика көллияте), 3 урын – Алмаз Гатин (Арчаның 6нчы мәктәбе). Өченче такта җиңүчеләре: 1 урын – Гөлия Сабирова (Арчаның 5нче гимназиясе), 2 урын – Алия Нурмиева (Арчаның 6нчы мәктәбе), 3 урын – Гүзәл Хәмидуллина (Арчаның 1нче мәктәбе).
Җиңүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар. Иң яшь катнашучы һәм җиңүчеләр исемлегенә керүче Алмаз Гатин беркемне дә битараф калдырмады. Алмаз 1нче сыйныфта укый һәм Айдар Яхин җитәкчелегендә әле берничә ай гына шахмат түгәрәгендә шөгыльләнә. “Минем укучыларым арасында иң оста уйнаучыларның берсе ул. Инде әнисен дә шахмат серләренә өйрәтеп бетерә Алмаз. Түгәрәккә әнисе белән килә дә, аны да шахмат тактасы артына утырта. Җиде яшь кенә булуга карамастан, инде берничә ел уйнаучыларның борынына чиертә ул”, – дип шаккатырды Алмазның тренеры Айдар Үзбәкович. Алмаз белән дә сөйләшеп алдык. Чын егетләрчә, бик җитди һәм төгәл генә җавап бирде ул сорауларга. 1 урын алачагына ышанып килгән булган. Шуңа да бераз күңеле төшкән иде нәни шахматчының. Мондый тырышлык белән Алмазны әле киләчәктә зур җиңүләр көтәчәгенә шигебез юк.
Турнирда төп ярышлар командалар арасында барды. 17 команда да югары дәрәҗәдәге әзерлек белән килгән иде. Арча мәктәпләреннән кала, Иске Чүриле, Апаз, Шушмабаш, Лесхоз, Наласа, Хәсәншәех, Ташкичү, Яңа Кенәр, Курса-Почмак, Шурабаш авылларыннан да командалар катнашты. 9 еллык мәктәпләр арасында иң яхшы уен күрсәтүче Ташкичү һәм Хәсәншәех мәктәпләрен билгеләп үтәргә кирәк. “Арча хәбәрләре” күчмә кубогын узган ел шәһәребезнең 5нче номерлы гимназиясе яулаган булса, быелгы турнирда кубок Арчаның 1нче мәктәбе командасына тапшырылды. Икенче урынны 5нче гимназия һәм өченче урынны 6нчы мәктәп командалары яулады. Шунысы игътибарга лаек, призер командаларның барысының да тренеры – Айдар Яхин. Тренер әйтүенчә, үз уңышларыңа караганда, укучыларыңның җиңүләрен күрү күпкә рәхәтрәк. Чөнки бу, эш нәтиҗәсе генә түгел, ышанычлы киләчәккә тагын бер адым да.
“Арча хәбәрләре” газетасы призына оештырылган быелгы шахмат турниры да әнә шулай бер сулышта узып китте. Чараның бүләкләү өлешендә, җиңү яулаган укучылар гына түгел, турнирны оештыруда өлешләрен кертүчеләр дә бүләкләнде. Газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин баш хөкемдар Сөләйман Галиуллинга, сәркатип Ленар Сафинга һәм 7нче мәктәп директоры Ирек Исмәгыйлевка рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Ашытбаш мәктәбенең шашка-шахмат үзәге һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йортына да спорт инвентарьлары белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерә-без. Сөләйман Галиуллин фикеренчә, узган ярышлар арасында быелгысы иң яхшылар исемлегендә.
Гөлнур Миннебаева