2021 елда Бөтендөнья кулланучылар көне - планетаның пластик белән пычрануына каршы көрәш

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Пластик белән пычрану безнең зәңгәр планетабызның барлык почмакларын агулый.
          Бүген  бер тапкыр кулланыла торган пластик бик күп җитештерелә (бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пакетлар, төргәкләр, шешәләр һәм төрле савытлар һәм пластик чүп-чарның башка төрләре) һәм аның бик аз өлеше  генә кабат куллануга яки эшкәртүгә җибәрелә. Чүплеккә яки әйләнә-тирәлеккә эләккән пластик табигый рәвештә таркалмый, ул вак кисәкчекләргә таркала һәм бик зур территорияләрне пычратып, азык чылбырына эләгә.

Халыкара кулланучылар оешмасының (CI) ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне девизы 2021 елда "Tackling Plastic Pollution"  -"Планетаның пластик белән пычрану проблемасын хәл итәргә" булуын игълан итте.

Пластик  белән пычрануга каршы көрәш - ул халыкара карарларны килештерүне таләп итә торган зур проблема.

Узган елгы Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзалары дәүләтләре (ЦУР)  тарафыннан 2015 елда 2030 елга кадәрге чорга тотрыклы үсеш өлкәсендәге көн тәртибе кысаларында кабул ителгән  максатларының берсе «Рациональ кулланучы» («The Sustainable Consumer») темасын  үстереп, быелгы ел темасы бөтен дөньяда кулланучылар тарафыннан товарлар сатып алганда экологик чишелешләр табарга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.

Кампания шулай ук кулланучылар, хөкүмәт, пластик эшләнмәләр җитештерүче предприятиеләрнең пластик белән пычрану кебек глобаль кризисны җиңүдә берләшерүен   күзаллый.

Pew Charitable Trusts & SYSTEMIQның 2020 елның августында чыгарган "Пластик дулкынны җиңү" дигән хисабы нигезендә, әгәр бүген илләр сәясәтендә, инновацияләрдә һәм кулланучыларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләрдә кардиналь чаралар кабул итмәсәк, 2040 елга дөнья океанында  пластик 3 тапкыр күбрәк булачак. Тискәре фаразлар буенча, 2050 елга дөнья океанында балыкларга караганда пластик күбрәк булачак. Атап үтелгән хисап мәгълүматлары буенча, ел саен 100 000 диңгез имезүчеләре һәм ташбакалар һәм 1 миллион диңгез кошы  дөнья океаны суларына 8 миллион тонна чамасы пластик эләгүдән һәлак була. Шул ук вакытта бер тапкыр кулланыла торган пластмасса ел саен җитештерелә торган пластикның 50 процентын тәшкил итә, өстәвенә,  җитештерелә торган пластик эшләнмәләрнең яртысы соңгы 15 елда чыгарылган, җитештерелгән пластикның 40 проценты  бер тапкыр кулланганнан соң ташлана.

Шуңа бәйле рәвештә дөньяда күп илләр, әйләнә-тирә мохитне кайгыртып, пластик эшләнмәләр җитештерүне, саклауны һәм үз территориясенә кертүне тыялар.

Кайбер илләрдә экологик булмаган тарадан баш тарталар, аны кабат эшкәртүгә җибәрәләр, ә моның өчен калдыкларны сортларга аерырга кирәк. Заманча төргәк базарында төп һәм бердәнбер тренд - таркалу материаллары өлеше 80% тан артып китә торган, табигый  таркалу чоры бер елдан артык тәшкил иткән   азык-төлек төргәгеннән акрынлап баш тарту.

Россиядә әлеге проблема бөтен дөньядагы кебек үк кискен тора. Әкренләп пластик эшкәртү предприятиеләре барлыкка килә, көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча халык белән актив эш алып барыла.

Кулланучылар пластик белән пычрану проблемасын хәл итүгә һәм тотрыклы куллану моделен сайлауга өлеш кертә алсын өчен дәүләт, бизнес, стандартлар эшләүчеләрнең барлык дәрәҗәләрендә кулланучылар базарын системалы рәвештә үзгәртергә кирәк.

Теләсә кайсы кеше пластик проблемасына каршы көрәшкә үз өлешен кертергә мөмкин. Җаваплы кулланучы булу ысуллары:

- сатып алуларны алдан уйлау;

- табигать ресурсларын рациональ тоту;

- калдыкларны  аларның барлыкка килүен булдырмау чараларын күрү юлы белән киметү;

- калдыкларны аеру һәм эшкәртүгә тапшыру.

Бу чаралар зур булмаса да, кешеләр бу турыда никадәр күбрәк уйлансалар, нәтиҗә дә шулкадәр сизелерлек булачак һәм кемнеңдер тәҗрибәсе башкаларга экология турында кайгыртуда үрнәк булырга мөмкин. Шуңа күрә уртак гамәл  пычрануга каршы көрәшергә ярдәм итә.

2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган кампания 7R принципларына корыла:

Rethink (үз-үзеңне тоту моделен яңадан аңлау),

Refuse (кирәксез төргәктән баш тарту),

Reduce (куллануны кыскарту, шул исәптән пластикны куллану),

Reuse (төргәкне кабат куллану),

•       Recycle (эшкәртү),

Repair (товарларны ремонтлау),

Replace (пластикны башка материалларга алыштыру).

Шуңа бәйле рәвештә Роспотребнадзор искә төшерә, Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы законының 7 ст. таләпләре кулланучының товарларның (эш, хезмәт) кулланганда, саклаганда, күчереп йөрткәндә һәм утильләштергәндә кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булу хокукын беркетә.

Шуны да онытмагыз: без барыбыз да яшел планетада яшибез, ул  көндәлек өзлексез кайгырту һәм үзеңә сакчыл мөнәсәбәт таләп итә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International