11,12 март көннәрендә Арча шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында “Татар малае һәм Татар кызчыгы -2021” район конкурсы узды. Анда Арча шәһәре һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән малайлар һәм кызлар көч сынашты.Районыбызның балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек балалар арасында Арча шәһәре мәгариф идарәсе һәм региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан менә инде берничә ел рәттән бу бәйге киң яклау табып үткәрелеп килә.Әлеге чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данилевич, милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗановна, мәктәпкәчә белем бирү методисты Алинә Радиковна, Арча районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Алсу Миннахметовна катнашты.
Бәйгегә катнашучыларның кызыксынуы елдан-ел арта бара. Быел әлеге бәйгедә 54 тан артык егет-кызчыкларыбыз катнашты. Алар татар халык йолаларын сәхнәләштереп, милли уеннар, Сабантуй күренешләрен күрсәттеләр.
Жюри вәкилләре билгеләп үткәнчә, барлык малай, кызлар да да лаеклы чыгыш ясап, сәләтләрен күрсәтте, һәммәсе дә үз номинацияләрендә иң яхшысы булды. Һәр катнашучының милли татар киеме белән чыгыш ясаулары, төзек, матур җөмләләр белән татар телендә сөйләшүләре аерым мактауга лаек. Әлеге бәйге барлык катнашучылар да бик яхшы тәэсирләр калдыргандыр дип өметләнәбез. Мондый балалар тәрбияләнеп үскәндә, милләтебезнең киләчәге өметле.