19 нчы март көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Мәгърифәт йолдызлыгы» районара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде.
Фәнни-гамәли конференциягә Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Мамадыш Арча районнарыннан 127 эш кабул ителде. Икенче турга үткән укучылар Яңа Кенәр урта мәктәбенә чыгыш ясарга чакырылды. Конференция өч юнәлештә эшләде. “Туган якның күренекле мәгърифәтчеләре” юнәлешенә XVIII – XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләре турында фәнни-гамәли эзләнү эшләре кабул ителде. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” юнәлешендә халыкны мәгърифәтле итүдә үз өлешен керткән мөгаллимнәр хакында мәгълүмати рефератлар буенча чыгыш ясадылар. “Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле” (Г.Ахунов) иншалар бәйгесе читтән торып уздырылды. Укучыларның фәнни-гамәли эшләре югары категорияле укытучылар, музей хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп бәяләнде.Конференциянең җиңүчеләре Арча Мәгариф идарәсенең дипломнарына, истәлекле бүләкләренә ия булдылар.