Карлы кыштан соң матур яз килде, әмма озакламый торак пунктлар территорияләрен су басу куркынычы туарга мөмкин.
Су басып милеккә зыян килмәсен, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен алдан ук үз йортларыгыз һәм янәшәдәге территорияләрне, канауларны, канализация люкларын, су торбаларын чистартыгыз. Йорт, каралты-кураларыгызга су кермәсен өчен читтәрәк траншеялар казырга тәкъдим итәбез.
Арча шәһәре башкарма комитеты