“Аҗаган”ның район этабы

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Алар ел да уздырылучы “Аҗаган” уенының район этабында көч сынашты.

Спорт чарасын районның мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.

Иң көчле 6 команда граната ыргыту, компос белән эш итү, противогаз кию, турникта тартылу, сафка тезелү, мылтык җыю, мылтыктан ату кебек сынаулар аша узды. Арчаның 1нче һәм 6нчы, Ашытбаш, Апаз, Шушмабаш, Түбән Мәтәскә урта мәктәпләре командаларын район хәрби комиссары Алмаз Борһанов сәламләде, уңышлар теләде. “Без сезнең Ватанны саклауга әзерлегегезне тикшерәбез. Иң көчлеләр һәм лаеклылар җиңәчәк. Бернинди кызгану яки юл кую булмаячак!” – дип төгәлләде үз чыгышын таләпчән Алмаз Әгъзәмович.

“Аҗаган” хәрби-патриотик уены спортның хәрби уен төрләре аша балаларны сәламәт яшәү рәвешенә чакыра, яшүсмерләрдә патриотлык, җаваплылык һәм бердәмлек хисләрен уята. Әлеге уеннарның максаты – төрле яклап үсеш алган шәхес тәрбияләү.

Катнашучы һәр команда составында 14-15 яшьлек 5әр кеше. Һәркайсы яшь армияче формасыннан, җитди рәвештә ярышларга әзер иде. Командалар барысы 8 этап узды: “Россия тарихының сугышчан битләре” интеллектуаль бәйгесе, ату буенча әзерлек, граната ыргыту, автоматны сүтеп-җыю, сафка тезелү һәм җыр, азимут буенча хәрәкәт, көч күнегүләре. Һәр сынауны җаваплы кешеләр күзәтте һәм гадел бәя биреп барды.

Шулай итеп, финалга 3 команда чыкты. 1 урында – Арчаның 1нче урта мәктәбе, 2 урында – Апаз урта мәктәбе, 3 урында Шушмабаш урта мәктәбе командалары. Барлык этап нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алган командалар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Шулай ук ике юнәлештә икешәр катнашучы иң яхшылар дип табылды. Көч таләп итүче күнегүләрне башкаруда иң яхшылар дип Арчаның 1нче мәктәбеннән Камилә Маулина һәм 6нчы мәктәптән Илнур Камалиев танылды. Иң оста атучылар – Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Адель Хәйретдинов һәм Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ләйсән Салихҗанова.

8 команда катнашында шундый ук “Аҗаган” уены шәһәребезнең 2нче урта мәктәбендә уздырылыр дип планлаштырыла. Биредә Арчаның 2нче һәм 7нче, Иске Чүриле, Курса-Почмак, Наласа, Лесхоз, Яңа Кенәр һәм Яңа Кырлай урта мәктәпләре командалары көч сынашачак.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International