Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге өлкәдә хезмәт куйган ветераннарыбыз!

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез — мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Сез рухи кыйммәтләребезне саклау, арттыру, аларны түкми-чәчми халыкка җиткерү, халкыбызның ялын файдалы, эчтәлекле итеп оештыру өчен бик күп көч куясыз. Районыбызда фестивальләр, концертлар, бәйгеләр үткәрелә, бер генә милли бәйрәм дә, авыл җыеннары да сәхнә осталары катнашыннан башка узмый. Сезнең тырыш хезмәтегез тормышыбызны ямьләндерә, халкыбызны берләштерүгә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, яраткан эшегез сезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык китерсен! Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим!

 

Арча муниципаль

район башлыгы    И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International