Шурабаш, Шура, Байкал... Әлеге авыл исемнәрен атауга, арчаларның күз алдына тыпырдатып, җиңелчә генә биюче марилар килеп баса, дисәм, ялгышмам.
Арча районында татарлар һәм руслардан кала, мари телендә аралашучы халык та яши. Алар белән якыннанрак танышу максатыннан шул якларга юл тоттык.
Шурабаш клубында безне көтәләр иде. Клубка килеп керүгә, безне татарча сәламләп, елмаеп каршы алдылар. Авыл осталарының кул эшләре, милли киемнәр тезеп куелган, бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт әллә кайдан сизелеп тора иде биредә. Әлеге авыл Яңа Кенәр җирлегенә керә һәм бүгенге көндә биредә 210 мари исәпләнә.
Шушында туып-үсеп, белем-тәрбия алып, тормыш корып, бүген дә Шурабашта гомер итүче чын мари ханымы Елизавета Емикиева белән әңгәмә кордым. Үзе белән таныштыруны сораган мөрәҗәгатькә, “Соас йылмыш палем, мари улмем дене кугешнем!” (Татар телен беләм, мари булуым белән горурланам), – дип башлады ул сүзен. Ни дәрәҗәдә телен, милләтен яратуы, мари булуы белән горурлануы шушы сүзләрдән үк аңлашыла иде.
“Шурабашта тудым, белем-тәрбия алдым, шушы авыл егетенә кияүгә чыктым, хәзер дә биредә яшим. 4 малай үстердек, инде 4 оныгыбыз бар. Күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләдем. Авылымны һәм аның халкын бик яратам”, – дип дәвам итте сүзен Елизавета ханым. Татар телендә шуның кадәр чиста, матур итеп сөйләшүенә шаккатып тыңлап утырдым. Гаиләдә алар мари телендә аралаша икән. Уллары һәм киленнәре дә телләрне әнә шулай камил белә, оныкларга да шундый ук тәрбия бирелә.
“Кечкенә чакта татар телен белми идем. Кара-каршы күршедә татарлар яшәде. Алар белән аралашып, кызыксынып татар телен өйрәндем. Әлифбаны өйрәнеп чыктым. Хәзер минем өчен мари теле дә, татар теле дә бер дәрәҗәдә якын”, – дип сөйләде Елизавета Михеевна.
Шурабашта яшәүче мари-ларның күпчелеге – чимари. Ягъни үз динен тотучы чын мари. Мөселманнарда изге урын мәчет булса, марилар өчен гыйбадәт кылу урыны – изге каенлык. Корбан чалу йоласын да биредә башкара алар. Корбанга сыер яки ат, каз яки үрдәк һәм тәкә булырга тиеш. Өч төрле мал итеннән ботка пешерелә. Әлеге малларның берсе канатлы булу мәҗбүри. Теләгән теләкләр Аллаһка очып барып җитә дип ышана алар.
Мариларның милли ризыгы булып коймак санала. Мари телендә мелна дип атала ул. Коймакны пешереп, табынның түренә зур тәлинкәгә өеп куялар. Ризыкны авыз иткәнче, “смилла” дип әйтәләр. Һәр эшне башлар алдыннан әйтелә торган сүзләре ул аларның.
Шурабашның йөзе - “Шишор” фольклор ансамбле. Шишор мари телендә көмеш су дигәнне аңлата. Ансамбльдә 20гә якын кеше. Төрле чаралар вакытында алар мари халкының биюләрен, туй җырларын, такмакларын башкара. 1991 елда “Шишор”га “Мари халык фольклор ансамбле” исеме бирелә.
Татарстанда яшәүче мари-ларның телне генә түгел, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләре, аның тарихы белән кызыксынулары сокландыра. Төрле милләт халыкларының бердәм булган Арча җирендә яшәвебез белән горурланабыз!
Гөлнур Миннебаева