Арча муниципаль районында дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту максатыннан бушлай субсидия бирү тора.
Торак бәясенең 35%ына кадәр күләмдәге бушлай субсидия «Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләләргә бирелә.
Программада катнашу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә куелу), түли алырлык булу (банкта алдан хупланган ипотека займы турында белешмә яки үз акчалары) һәм ир белән хатынның яше 35тән артмау.
«Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында беренчел, икенчел базарларда торак сатып алырга һәм торак йорт төзүне тәмамларга мөмкин. Шулай ук банк белән килешү төзегәнче торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелу шарты белән ипотека кредитын түләргә мөмкин.
Арча районы республиканың яшьләр торак программаларын тормышка ашыруда актив катнаша. 2010 елдан алып «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында 22 гаилә торак шартларын яхшырта алды.
«Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын тормышка ашыруның гамәлдәге тәртибе нигезендә, март аеннан 31 майга кадәр 2022 елда бушлай субсидия алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру буенча эш алып барыла.
Программада катнашу өчен яшь гаиләләр тулырак мәгълүматны район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлегендә түбәндәге адрес буенча ала алалар: Интернационал урамы, 16 йорт, «Арча» спорт мәктәбе бинасы, 203 каб. тел: 8(84366) 3-20-33.