Гаилә җылысын бирүче учак

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Узган атнада Арча шәһәрендә урнашкан “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды. Без, матбугат чаралары хезмәткәрләре, биредәге эшчәнлек белән таныштык.

Арча районындагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре

чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 1999 елдан бирле эшли.

Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль җайлашу һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар  булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана. “Өмет чаткысы” җитәкчесе Фәния Шакирова әйтүенчә, бүгенге көндә Арча, Теләче, Биектау, Әтнә районнарыннан килүче 31 бала бар. Алар белән югары квалификацияле белгечләр эшли. “Үзәктәге һәр кабинет та балаларны тернәкләндерү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Менә инде өченче ел рәттән “Уңайлы мохит” федераль программасы буенча  ярдәмлекләр, җиһазлар алынды”, – дип уртаклашты ул.

Иң элек без үзәкнең медицина өлкәсе белән таныштык. Шәфкать туташы бүлмәсеннән тыш, физиотерапия, массаж, спорт кабинетлары бар. Дәвалауның бер төре буларак спорт күнегүләре киң кулланыла. Спорт күнегүләре залында шәфкать туташы Лилия Шиһабиева Теләчедән килүче Мөхәммәд Галимов белән шөгыльләнә иде. Малайның өстендә кишер төсендәге киемне күреп, Лилия Мидхәтовнага мөрәҗәгать иттек. “Атлант” дип аталучы ДЦП авырулы балалар өчен махсус кием бу. Гәүдәне вертикаль тотарга, авырлыкларсыз тигез итеп атлап йөрергә ярдәм итә, зыян килгән хәрәкәт органнарын тәртипкә китерә”, – дип аңлатты ул безгә.

Ә музыка бүлмәсе белән танышуны без “Шалкан” әкиятен караудан башладык. Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева белән берлектә яңача итеп эшләнелгән әкиятне уйнап күрсәтте биредәге балалар. Матур эчтәлекле әлеге чыгышны шаккатып карап утырдык. Сәламәтлекләрендә ниндидер тайпылыш бар димәссең, шуның кадәр оста итеп уйнады алар. Ләйсән Илфатовна әйтүенчә, бию, җыр, театр буенча бик сәләтле балалар дәвалана биредә. Шулай ук йөри алмаучы балалар белән дә махсус биюләр өйрәнә алар. “Без бергә”, “Без барысын да булдырабыз”, “Созвездие–Йолдызлык”, “Якты дөнья” кебек бәйгеләрдә даими катнашып, лаеклы урыннарны алалар. 

Шулай ук логопед-психологның, хезмәт өлкәсендә эшләүче һәм монтессори белгечләренең эшчәнлекләре белән таныштык. Һәр өлкәнең белгечләре дә замана белән бергә атлап, яңа технологияләр кулланып хезмәт куя. Монтессори белгече Гүзәлия Гыйльфанова бу алым белән эшләүнең нечкәлекләрен сөйләп китте. “Италия педагогы Мария Монтесорри күрсәтеп калдырган алымнарны кулланып эшлибез. Баланың үзен һәм тирә-якны танырга, күрү, ишетү, сизү органнары белән эш итәргә өйрәтәбез, математик күзаллаулар, сөйләм телен булдыру һәм аны үстерүдә махсус алымнар кулланабыз. Иң мөһиме – эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез. Бу бик куандыра”, – диде ул.

“Өмет чаткысы” тернәклән-дерү үзәгенә балаларын йөртүче әниләр белән дә сөйләштек. 13 яшьлек Гөлүсәнең әнисе Гөлшат ханым үзәкне балаларга гаилә җылысын бирүче учак дип атый. “Кызыма 5-6 ай булганда ук йөри башладык бирегә. Елга ике тапкыр килеп дәва алабыз. Монда эшләүче белгечләрнең һәркайсына рәхмәтлебез. Алар һәр балага яхшы мөнәсәбәттә, җылы сүзләрен, ихлас теләк-ләрен кызганмыйча, бар көчләрен куеп эшлиләр. Кызым аларны сагынып тора һәм бирегә бик теләп йөри”, –  дип рәхмәтләрен җиткерде.

Районыбызда шундый үзәкнең эшләп килүе күңелдә горурлык, белгечләрнең хезмәте соклану хисе уята. Һәр балага сәламәтлек, ә әти-әниләргә сабырлык теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International