“Безнең мәктәпне ябалар, бүген шул мәсьәләгә багышлап җыелыш үткәрәләр, сез дә катнашсагыз әйбәт булыр иде”, – дип шалтыраттылар.
Әлеге хәбәргә башта ук ышанып бетәсе килмәгән иде. Әмма җилсез яфрак селкенми, диләр. Димәк, халык борчыла икән, монда ни дә булса бар.
Урта Пошалым мәктәбенең яңа бинасы 2003 елда ачылган иде. Көнгә икешәр мәктәп ачылган чор бу. Матур, мәһабәт бина, балаларның, укытучыларның, ата-аналарның йөзләре балкый. Мәктәпне ачканда җитәкчеләрнең берсе: “Сезнең өчен бер хәтәрлек тә бар – якында гына көчле укытучылар коллективы булган Лесхоз урта мәктәбе. Укучы яхшы укытучыны үзе эзләп таба ул. Сез моны һәрвакыт истә тотып эшләргә тиешсез!” Әлеге сүзләр әйтелгәнгә ике дистә ел да узмаган.
Без килгәндә Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков, Лесхоз урта мәктәбе директоры Васил Шакиров Урта Пошалым мәктәбе янында иде инде. Бераздан ата-аналар, авылның битараф булмаган кешеләре җыела башлады. Җыелышның “температурасы” югары булырга охшаган – бәхәсләр урамда ук башланып китте.
– Мондый хәлгә кем гаепле дип уйлыйсыз? – дип сорау бирде бер ир икенчесенә.
– Билгеле, түрәләр инде! – диде бу кызып. – Аннан инвесторлар гаепле. Күпме кеше эш эзләп авылдан чыгып китте, түләмәгәч яшьләр дә калмый авылда.
– Инвесторның гаебе юк монда! – диде сорау биргәне тыныч кына. – Гаепне башка җирдән эзләргә кирәк.
Авыл җирлеге башлыгы мәктәптә ничә бала барлыгын атый: “Хәзерге вакытта мәктәптә 17 бала укый. Беренче сыйныфта – юк, икенчедә – 3, өченчедә – 1, дүртенчедә –2, бишенчедә – 1, алтынчыда – 2, җиденчедә – 1, сигезенчедә – 1, тугызынчыда – 6”. Быел 6 бала чыгып киткәч 11 бала калачак!
Мәктәп бинасына узабыз. Тыштан гына түгел, эчтән дә бик матур бина. Күз карасыдай
саклаганнар уку йортын, өр-яңа кебек! Бик матур, иркен спорт залында урнаштык. Каршыдагы диварга язылган: “Быстрее, Выше, Сильнее!” – дигән сүзләр бүген күңелләрдә бары тик моңсу хисләр генә уята. Тизрәк, югарырак, көчлерәк булыгыз дип өйрәтерлек балалар бетеп бара икән шул мәктәптә...
Җыенда район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, мәгариф хезмәткәрләре проф-союзы рәисе Вакыйф Харисов катнашты. Алар җыенга килгән кешеләрнең моң-зарларын, фикерләрен тыңлаганнан соң сорауларга җавап бирделәр, мәсьәләгә ачыклык керттеләр. Халыкның теләге бер: безнең мәктәпне япмагыз! Лесхоз мәктәбендәге укучыларны кире кайтарыгыз! (30 бала шунда йөреп укый икән).
– Урта Пошалым мәктәбен ябу турында сүз бармый! – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. – Без, киресенчә, сезнең белән киңәшеп мәктәпне саклап калу юлларын ачыкларга дип килдек. Сүз аның статусын үзгәртү турында бара.
Хәзерге вакытта мәктәптә 11 укытучы, 5 техник хезмәткәр эшли. Авыл мәктәпләрендә норма буенча бер сыйныфта 15 бала укырга тиеш, 6 бала быел чыгып киткәч биредә барысы11 бала калачак...
– Закон нигезендә ата-ана, баланың теләген исәпкә алып, аның кайсы мәктәптә укыячагын сайлап алырга хокуклы, – диде район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова. – Без ата-аналарны балаларыгызны Лесхоз мәктәбеннән кире кайтарыгыз, дип үгетли алмыйбыз. Үзегез сөйләшегез, киңәшегез.
Әлеге сөйләшүне ике атнадан дәвам итәргә, дип килештеләр.
Ильяс Фәттахов