2021 елның 9 апрелендә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Медик-социаль экспертиза баш бюросының Татарстан Республикасы буенча вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 WhatsApp номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.