Арчабызда тагын ике спорт корылмасы төзеләчәк. 3 апрельдә мини-футбол турнирын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев шулай дип белдерде.
Аның берсе “Төньяк” микрорайонында, ә икенчесе тимер юлның көньягында төзелер дип көтелә.
– Яңа спорт корылмалары да сафка баскач, яшьләребезгә ел дәвамында спорт, шул исәптән мини-футбол белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр артачак, –диде ул һәм ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Әлеге турнир “Бөтендөнья сәламәтлек көне” уңаеннан үткәрелде. Катнашучыларны үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов та сәламләде.
– Кеше сәламәтлегенең бары 15 проценты гына медицинага бәйле, калганы кешенең нинди тормыш рәвеше алып барудан тора. 7 апрельдә, киң җәмәгатьчелек “Сәламәтлек көнен” билгеләп үтә. Бүгенге турнир районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да зур әһәмияткә ия, – диде баш табиб һәм киләчәктә дә яшьләрне спорт белән дус булырга чакырды.
Район башлыгы призына үткәрелүче әлеге турнирда барысы 10 команда катнашты. Уеннар “Арча” спорткомплексында көне буе барды. Нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1нче урында – “Металл”, 2нче урында – Урман хуҗалыгы, 3нче урында Яңа Кенәр командалары.
Исрафил Насыйбуллин