Рәхмәт, хоккей дип тырышып йөргән егетләргә!

2021 елның 9 апреле, җомга

Хоккей сөючеләр узган якшәмбедә Арча Боз сараена ашыктылар.

Зурлар арасында район башлыгы кубогына хоккей ярышы булачак!

Ярышларны карарга авыллары белән килүчеләр булды. Әнә, Субаш Атыдан 65 яшьлек Рәшидә ханым да монда. “Әтнәгә Күәмгә ярышка 11 машина бардык, – диде ул. – Күршеләрем игезәкләр Илназ, Нияз  Исмәгыйлевлар, Илфар, Илфат Шакировлар, Наил Сәмиев һ.б. хоккей уйный. Ничек өйдә түзеп утырмак кирәк?!” 

Сүзне Фәридә Нигъмәт-җанова дәвам итте: “Авылга ничек яхшы  итеп хоккей мәйданчыгы ясап куйдылар. Килмисез. Улыбыз Заһит та уйный. Афәрин, авылдашлар!” Хоккей ярышларын, иртәнге сәгать 9 тулып киткәч, Субаш Аты белән Яңа Кенәр командалары башлап җибәрде. Каты уйнадылар. Яшьләр, җитезләр. Уен вакыты чыкты, нәтиҗә 1:1. Өстәмә вакыт биреп, уенны дәвам иттерделәр. Нәтиҗә озак көттермәде: Субаш Аты яңа кенәрләрне 2:1 белән җиңде!

Беренче уеннан соң ярыш-ларның тантаналы өлеше булды. Район башлыгы Илшат Нуриев хоккейчыларны сәламләп: “Субаш Аты белән Яңа Кенәр командалары ярышын дулкынланып карадым, – дип сөйләде һәм егетләргә уңышлар теләде.

Икенче булып “Тайд–Фойл” командасы белән Хәсәншәех командасы очрашты.

Уеннар дәвам итте. Субаш Аты–Шушмабаш, Хәсәншәех–Югары Аты, Яңа Кенәр–Шушмабаш, “Тайд–Фойл”–Югары Аты командалары уйнады.

Барысы 6 команда очрашты. 1нче, 2нче урыннар өчен финалда Хәсәншәех командасы белән Субаш Аты командасы уйнады. Хәсәншәех командасы 1нче урынга лаек булды. 2нче – Субаш Аты, 3нче – Яңа Кенәр, 4нче “Тайд-Фойл” командасы. Район башлыгы кубогы Хәсәншәех командасына эләкте.

Яңа Кенәр командасы уенчысы Фәнис Фәйзрахманов: “4 сыйныфтан хоккей уйныйм, – дип сөйләде. – 25 ел уйныйм инде. Без оттыра белмибез!  Казанда Идел буе хоккей сөючеләр лигасында республика чемпионатында 2нче урында. Районда хоккей әлегә хоккей сөючеләр, спонсорлар ярдәме белән бара. Ярышларны ешрак үткәрергә кирәк. Бүгенге ярышлар ошады миңа. Командалар көчле. Судьялар дөрес хөкем иттеләр”.

Баш судья Евгений Уваровның фикерләре белән дә кызыксындык. “Ярышларда әзерлекле командалар катнашты”, – дигән бәяне бирде ул.

Хоккей өчен җанатып йөрүче Яңа Кенәрдән Илнар Мәгъсумов: “Районда хоккей командалары азая бара, – дип борчыла. – Әнә, Балтач районы хоккей турнирларын гел үткәреп тора. Яз җиткәч, бездә, ниһаять, очраштылар. Кайда ул Лесхоз, Мөрәле, Сеҗе, Арчаның “Тигры” командалары?! 14ләп зурлар командасы бар иде. Ә хәзер?! Ник ул бушлай хоккей киемнәрен Арча балалары өчен генә бирделәр? Ә авыл балалары?”

Җиңү яулаган Хәсәншәех командасы уенчысы Айрат Хәбиров: “7нче сыйныфтан хоккей уйныйм, – ди. – Хәзер 32 яшьтә. Ел саен финалга чыкмый калган юк. Бу юлы “Тайд–Фойл”ны 2:1, Югары Атыны 4:3, Субаш Атыны 3:0 белән җиңеп, 1нче урынга чыктык. Спонсорларыбыз “Ватан” ширкәтенә һәм эшмәкәрләр Нурсил, Раил Газизовларга (алар үзләре дә уйный) рәхмәт. Районда ешрак очрашып торырга инде”.

Рәхмәт, хоккей дип тырышып йөргән егетләргә! Район башлыгы Илшат Нуриев кубокны Хәсәншәех командасына тапшырды. Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International