Тагын бер мәктәптә шахмат почмагы ачылды

2021 елның 9 апреле, җомга

6 апрель көнне районыбызның Курса-Почмак мәктәбендә дә шахмат почмагы булдырылды.

Ачу тантанасы бик матур итеп оештырылган иде. Чарага килгән кунаклардан җылы теләкләр, укучылардан концерт номерлары, оста уйнаучылардан шахмат уены – барысы да бер сулышта узды. 

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин сүзләренчә, шашка, шахмат уеннары кызык-лы гына түгел, акыл эшчәнлеге өчен дә файдалы спорт төре. Ул шахмат почмагын актив файдаланырга өндәде һәм укучыларга уңышлар теләде. Әлеге мәктәптә инде берничә ел шахмат түгәрәген алып баручы Мөдәрис Лотфуллин биредә оста уенчыларның барлыгын ассызыклап китте. Район, республика күләмендә уздырылган турнирларда һәрдаим җиңү яулаучы укучылар белән горурлануын әйтте.

Курса-Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова шахмат почмагы булдыруда ярдәм иткән район Советы депутаты, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллинга һәм шахмат тренеры Мөдәрис Лотфуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International