7 апрельдә Арчаның мәгариф оешмалары хөрмәтле кунакны каршы алды. Марат Әхмәтов мәктәпләрдәге милли укыту-тәрбия эшенең торышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Арча районы мәктәпләрендәге укыту-тәрбия эшенең торышы, татар теленең тоткан урыны һәм районда бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән танышу максатыннан районыбызга кайтты.
Ул Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән иң элек шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә булды. Биредә кунакларны районның тарихи үткәне, горурланырлык бүгенгесе һәм уку-укыту өлкәсендәге планнары белән таныштырдылар. Милли белем бирү үзәгендә кунакны 4 яшьлек балалардан башлап чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр сәламләде. Сабыйларның татар телендә җырлавы, балаларның нәфис сүздәге осталыклары, туган телдә алып барылган дәресләр, өстәмә белем бирү өлкәсендәге казанышлар, спорттагы уңышлар – барысы да таң калдырды аны. Марат Готыф улы укучы һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференцияләрдә, фестиваль-бәйгеләрдә ирешкән уңышларына уңай бәя бирде, мәктәпкә интер-актив такта һәм укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мәктәптә алган җылы хисләр белән Марат Әхмәтов Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә юл тотты. Кунакларны көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова каршы алды. Иң элек алар бина янәшәсендә урнашкан Габдулла Тукай бюсты каршына чәчәкләр салдылар. Милли кадрлар әзерләү үзәгенең ишек төбеннән үк татар моңы агылды. “Килегез сез Арча якларына” җыры белән башланган очрашу, татар теленең бөеклеген тагын бер кат раслаучы чаралар белән дәвам итте. Биредәге милли тәрбия, студентларның татар теле өчен борчылып биргән сораулары, укытучылар-ның киләчәк өчен җан атып торуы соклану хисләре уятты. Хөрмәтле кунаклар һәм ветеран укытучылар катнашында көллият студентлары түгәрәк өстәл оештырган иде. Түгәрәк өстәл барышында берсеннән-берсе җитди һәм уйланырлык сораулар яңгырады. Бердәм дәүләт имтиханнарын ике телдә бирү мөмкинлеге будырылмасмы? Татар телендә укытучылар өчен ярдәмлекләр, методик кулланмалар чыгарылырмы? Туган телебездә әдәби китаплар бастыру эшчәнлеге ничек тора? Районда заманча җиһазландырылган, уңайлыклары булган мәктәпләр саны артырмы? Әнә шундый сораулар борчый булачак мөгаллимнәрне. “Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлагач та шикләнеп калган идем. Бу беркемгә дә кирәкми кебек тоелды. Эченә кереп эшли башлагач, татар җанлы һәм татар теленә ихтыяҗ булган мохитнең булуын, андый гаиләләрнең күп икәнен күрдем. Мәктәпләрдә татар телен үстерү максатыннан махсус проектлар эшләргә планлаштырабыз. Чөнки татар халкының күңелендә милли рух яши. Сез мәктәпләргә кайтып укыта торган чорда милли күтәрелеш чоры булыр дип уйлыйм. Киләчәк өметле яшьләр кулында”, – диде Марат Готыф улы һәм һәр сорауга тулы җавап бирде.
Озак еллар республикабызның авыл хуҗа-лыгы тармагын җитәк-ләгән хөрмәтле якташыбыз бүген Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе. Үзе әйтүенчә, үлчәүгә салып булмый торган мең мәшәкатьле эшләр белән шөгыльләнә ул. Районыбыздагы әнә шул мәшәкатьле эшләрнең матур нәтиҗәсен югары бәяләде Марат Әхмәтов.
Ул Арчаның 6нчы мәктәбе, 5нче балалар бакчасы һәм педагогия көллиятенең бердәм булып эшләвен тулы бер иҗади организм дип атады. “Безнең телебезне Казан арты сак-ларга тиеш. Шуның кадәр иҗат әһелләре, Тукай бүләге лауреатлары булган, татар теленең чишмә башы булып торучы Арчадан эзләмәсәк, туган телне саклаучыларны без кайдан эзләргә тиеш?” – дип, бүгенге чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде Марат Әхмәтов.
Гөлнур Миннебаева