Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итәләр

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын шулай ук Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсендә видеоэлемтә режимында турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Тикшерү идарәсе территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яки Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International