2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарны бергәләп кабул итәләр.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41 - 80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын шулай ук «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирә алалар.