Бәйгедә җиңә калсак, Коммуна урамы шәһәрдә иң матур урамнарның берсенә әвереләчәк.
13 апрельдә Арча шәһәренең җәмәгатьчелек вәкилләре Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы буйлап Казансу елгасы аша Интернационал урамына кадәрге территориядә нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикер алышуларны дәвам иттеләр.
Фикер алышуларның беренчесе 16 мартта булган иде. “Архитектура десанты” бюросы белгечләре анда әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып терри-ториянең проектын әзерләгәннәр.
Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.