«Ышанычлы бизнес» интернет-порталы турында

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

          Гамәлдәге закон таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү максатыннан «Ышанычлы бизнес» интернет-ресурс эшли (provbiz.ru). Әлеге ресурс 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы инициативасы белән оештырылды.

          «Ышанычлы бизнес»ның проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлата, бертөрле хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша торган контроль-күзәтчелек органнары белән бәйләнешләре җайга салынган. Бүген provbiz.ru сайтында эшкуарлар өчен тәртип бозу һәм аларны булдырмау ысуллары буенча 800ләп файдалы белемнәрдән торган база тупланган. Шулай ук сайтта 2250дән артык контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек итү барышында эшмәкәрләрдә килеп туган хәлләр буенча  сорау-җавап җыелган.

Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан административ басымны киметү максатыннан «Ышанычлы бизнес» интернет-порталында «кире элемтә модуле» интерактив сервисы (алга таба – сораштыру) эшли башлады.

       Кире элемтә бизнесның инспекторлар тикшерүеннән канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр үткәргәндә контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кире элемтә механизмы контроль-күзәтчелек чаралары оештырганда үтә күренмәлелек кагыйдәләрен билгеләү максатыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклаячак. Сораштыру белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://provbiz.ru/news/opros-predprinimatelej-poitogam-vzaimodejstviya-s-nadzornymi-organami.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International