Бүген, 21 апрельдә, район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләренә һәм җирле хакимият белгечләренә, депутатларга хөрмәт күрсәтәбез.
Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли.
Кешеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бүгенге көндә районыбызда халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела. Дәүләт программалары ярдәме белән районда социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырылды, юл инфраструктурасы һәм урамнарны яктырту системасы модернизацияләнде, парклар һәм скверлар төзекләндерелде, ял итү урыннары булдырылды, яңа торак йортлар сафка басты. Шуның нәтиҗәсе буларак, районыбыз күзгә күренеп үзгәрә, халыкка яшәр, эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен уңай шартлар булдырыла, аларның киләчәк көнгә ышанычы арта. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтләренә җаваплы карашы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Бүгенге бәйрәм көнендә районыбыз җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, ветераннарга, депутатлар корпусына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм эштә уңышлар телим.
Арча муниципаль
районы башлыгы И.Г.Нуриев